Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик операция корбаннары: "йолдызлар"ның элекке һәм хәзерге фотолары

Пластик операция корбаннары: "йолдызлар"ның элекке һәм хәзерге фотолары

news_top_970_100
Пластик операция корбаннары: "йолдызлар"ның элекке һәм хәзерге фотолары
Пластик операция белән беркемне дә шаккаттырып та булмый хәзер. Пластик операция ясатып, матур булам дип уйлый күпләр. Әмма бу фотоларны карагач, пластик операция кирәкме-юкмы икән дип уйлап куясың. heaclub.ru сайты, социаль челтәрләрдәге фотоларны җыеп, уңышсыз пластик операция очракларын туплаган.

Валерий Леонтьев. Җиденче дистәдәге җырчының бер дә картаясы килми

Ә элек ул мондый иде.

Вера Алентова

"Москва слезам не верит" актрисасы да пластик хирурглар кулыннан зыян күргән.

Хәзер ул мондый: 

Вела Алентова йөзендә шрамнар калдырган һәм ике як битен ике төрле иткән өчен пластик хирургларга судка да бирәчәген әйткән иде.

Маша Малиновская

Маша Малиноваская матур гына кыздан "куян иренле" куркыныч хатынга әйләнде. Ул, клиника белән судлашып, кабал операция ясатты. Малиновскаяның күкрәген дә төрле итеп ясаганнар. 

Кабат операция ясатканнан соң:

Алекса

"Фабрика звезд"га килгәндә Алекса гадәти генә бер кыз иде. Табигый матурлыгын ошатмыйча, ул операция ясатты һәм үзен бик матур дип әйтә. Инстаграмда аны ямьсезләнгән дип гаеплиләр. 

Бәяләгез:

Алекса элек:


Алекса хәзер:

Сергей Зверев

Сергей Зверев та операция ясатканчы гадәти бер егет иде.

Хәзер исә болайрак. Яңалыкрын, битләрен, борыннарын үзгәрткәне күренә.

Дөрес, Сергей Зверев элекке кебек калса, ул таныла алыр идеме икән? Сергей Зверев нәкъ менә шулай булуы белән танылды да бит инде. Сергей үзе һәркемгә пластик операция ясатырга киңәш итә.

Любовь Успенская

Билгеле, картаю сәбәпле кеше үзгәрә. Любовь Успенская да шушындый әбигә әйләнгән иде.

Әби буласы килмичә, Успенская операцияләр ясатты. Аның "яше әйтеп булмаслык кешегә әверелүдә" гаепләделәр. Майкл Джексон белән дә чагыштыручылар булды. Әмма Успенская хәзер үзен яшь һәм сексуаль хатын дип саный.

Саша Project дигән җырчы бар иде. Ул операциягә кадәр матуррак иде. Операция ясап "матурлангач", ул халык күзенә чыкмый башлап, югалды.

Моның сәбәбе - пластик операцияләр нәтиҗәсендә өзлегүләр. Пластик операциянең уңышсыз булуы судта дәлилләннде, хирург аңа 2 миллион сум акча түләргә тиеш. Әмма бу акча кызның югалган матурлыгын һәм сәламәтлеген кайтару өчен җитәрлек суммамы?

Ольга Спиркина

Актриса җыерчыкларын бетерә торган "алтын җепләр" операциясен ясаткан. Операциядән соң ул гел елмаеп торган йөзлегә әйләнә. Актриса я төчкерәсе, я елмаясы килгән кеше рәвешендә йөри.

Операция ясап, "алтын җепләр"не алалар. Әмма моның файдасы аз була. Актриса пластик операцияләр ясатмаска өнди.

Юлия Волкова

"Тату" төркеме җырчысын хәзер инде танырлык та түгел. 

Уңышсыз операциядән соң ул тагын операцияләр ясатты. Әмма матурлана алмады.

Юлия Началова

Җырчының фаҗигале язмышы инде билгеле. Аның вакытсыз үлеменә дә пластик операция сәбәпче булды. Операцияләргә кадәрле Юлияне искә төшерик.

Жаклин Сталлоне

Сильвестр Сталлоненың 100 яшькә җитеп килгән әнисенең дә яшь буласы килә. Моны аңлап та буладыр - ул бит яшь чагында бик матур кыз булган!

Әби яшь булып калмакчы була. Ул хәзер мондый:

Наталья Андрейченко

Совет актрисасы Наталья Андрейченко  «Мэри Поппинс, до свидания!» фильмында уйнап дан казанды. Аны иң романтик актрисаларның берсе дип атыйлар иде. 

Аның да картаясы килми булып чыкты. Операцияне уңышлы дип саныйсызмы?

Елена Корикова

"Бедная Настя" дип аталып йөрткән Елена Корикова күпсанлы операцияләр ясавы белән мәгълүм.

Оксана Пушкина

Матураерга теләгән җырчы күз алдында ямьсезләнде. Ул клиниканы судка бирде, җинаять эше ачылды.\

Оксана Самойлова

Микки Рурк

Операцияләрне ирләр дә ясата. Мәслән, боксер Микки Рурк. Әгәр үзенең шушындый булачагын белсә, ул операция ясатыр идеме икән?

Мелани Гриффит

Элек Голливудның "Секс-символы" дип аталган Мелани пластик хирургия корбаннарының берсе.

Ире аңа пластик операция ясатмаска куша. Меланиның маникаль рәвештә йөзен үзгәртүе аларның аерылышуына сәбәпче дә була.

Донателла Версаче

Акчаң күп булса да, матур кешегә әйләнәм дигән сүз түгел. Донателла Версачешуның ачык мисалы.

Еллар узгач кына Versace модель йортының хуҗасы Донателла "чын матурлык күңелдә була икән" дип әйтә. 

Джоселин Вильденштейн 

Джоселин Вильденштейнны хәзер "мәче-хатын" дип йөртәләр. Әмма ул һәрвакытта да андый булмаган. Моның сәбәбе - уңышсыз пластик операция.

Иң сәере шул - Джоселин үзен матур дип саный икән. Ул "матур булыр өчен" 4 миллион доллар туздырган. Һәм нәтиҗәсе дә булган - ул хәзер үзеннән 27 яшькә яшь егет белән яши ди. Әмма егетнең аның белән матур булган өченме, бай булган өченме яшәгәне билгеле түгел.

Пластик операция корбаннары турында видео:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100