Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Казанга тагын кайчан киләчәк?

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Казанга тагын кайчан киләчәк?

news_top_970_100
Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Казанга тагын кайчан киләчәк?
Танылган блогер, спортчы, Башкортстанда яшәүче татар егете Рөстәм Нәбиев 1 декабрь көнне хатыны Индира белән Казанга "Адәм белән Һава" концертында катнашу өчен килгән иде. Татарстан халкы аны бик якын итте, озак итеп алкышлады. 

Шуны исәптә тотып, концертны оештыручы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Рөстәмне "Адәм белән Һава"ның гыйнварда булачак концертына да чакырган. Бу хакта Ләйлә инстаграмында хәбәр итә. Димәк, 12 гыйнвар көнне Рөстәм Нәбиев кабат Казанга килә.

  • Рөстәм Нәбиевне бүгенге көн герое дип атарга була. Башкортстанның Чакмагыш районда туып үскән егет 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләре карамагындагы дүрт катлы казарманың түшәме җимерелгәндә хәрәбәләр астында калып, ике аягын югалта. Фаҗигале төстә саулыгын җуеп, зур сынаулар узган һәм сынмаган егет Рөстәм Нәбиев бүген Паралимпия уенчысы, танылган спортчы һәм инстаблогер. Армиягә киткәндә Рөстәмнең сөйгән кызы Индира була. Индира Рөстәмне фаҗигадән соң да ташламый, аны терелтүгә күп көч куя. Бераздан алар гаилә кора. Яшь гаилә инстаграмга мәхәббәт тулы фотоларын даими кертеп бара, аларга сокланучылар байтак. Рөстәм белән Индираның кызы да үсеп килә. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100