Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев кабат әти булачагын хәбәр итте

Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев кабат әти булачагын хәбәр итте

news_top_970_100
Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев кабат әти булачагын хәбәр итте
Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев "Безнең тагын бер нарасыебыз була", - дип яза.

"Ходаем, үзебезнең шатлыгыбыз, бәхетебез турында сөйләр өчен күпме көттек. 

Дөрестән дә, инде хәзер дәшми торырга һәм берөзлексез "Сез авырлымы", "Сезнең балагыз булачакмы" дип сорауларга "юк" дип җавап бирү мөмкин түгел, чынлыкта бит - Әйе, әйе, әйе!!!

Яшерүнең дә мәгънәсе юк, сез болай да беләсез. 

Элегрәк бу хакта сөйли алмый идек, чөнки Индира беренче өч ай булса да үтсен диде. Без хәзер 16-17 атнада. 
Әмма мин сезгә даими рәвештә искәрткәләп килдем. Хәтерлисезме?

1. Бәхет эчеңдә.
2. Индира тегене тели, моны тели, күп ашый...

Кадерлеләрем, без икенче балабызны 2020 елның гыйнварында көтәбез һәм безнең гаилә дүрт кешедән булачак. Баланың кем булачагын белмибез. Ул безнең өчен сюрприз булачак. 
Минем хисләрем читеннән ташый. Бәхетемә чикләр юк. Мин икенче тапкыр әти булам. Моны әле аңлап бетерә алмыйм. Мөгаен, кулга баланы алгач кына аңлармын. 

Без бала планлаштырмаган идек, әмма Ходайның үз планнары күрәсең. Без бик шатландык. Бирә икән, димәк алырга кирәк.

Мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым һәм минем хыялларым чынга аша. Пост язам, ә йөрәгем чыгарга дип тибә", - дип язган ул.

"Күптән билгеле иде инде!"
"Бәхете белән тусын!"
"Чын күңелемнән котлыйм", - дип бәхет теләгәннәр аларга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100