Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нюшаның макияжсыз фотосы җанатарларын шаккаттырган

Нюша картайган, әбигә охшап калган, дип язалар.

news_top_970_100
Нюшаның макияжсыз фотосы җанатарларын шаккаттырган

Җырчы Нюша нәни баласы белән урамда йөргәндә төшкән фотоны инстаграмга куйган иде. Сурәттә Нюша леопардлы пәлтә кигән, коляска янында басып тора. «Барыгызга да позитив көн. Без сабый белән йөрергә чыктык», дип яза ул үзе.

Нюша җанатарларының кайсыберләре матур сүзләр яза. «Шундый матур, бәхетле», диләр. 

Инстачылар исә макияжсыз фотоны күреп, шаккаткан. Күпчелек Нюшаны ошатмаган. Фото уңышсыз дип тапканнар. «Нюша бик картайган», «Әбигә охшап калган» «Әби Нюша булган», дип язалар. «Бу фотода 40 яшь биреп була», «Коляска белән әби дип торам», «Кызлар матурлыкны ала шул», «Балалар белән бер ел ун елга тора», диләр.

Шулай да, Нюшаны яклаучылар да табылган. «Ракурс дөрес сайланмаган», диләр. Йокы туймагач, бераз шешенеп китү нормаль булуын әйтәләр. Балага өч ай гына булуын искәртәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100