Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевне аудитория белән эшли белмәүдә гаеплиләр

Әнвәр Нургалиев Балтач сабан туенда төшелергән видео куйган, анда җырчының сәхнәнең бер генә ягында җыелган тамашачылар өчен җырлаганы күренә. Моның өчен Әнвәрне инстаграмда шелтәлиләр.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевне аудитория белән эшли белмәүдә гаеплиләр
Видеодан күренгәнчә, Әнвәр Нургалиев Балтачта төп хитын - "Соң дисең микән" җырын башкарган. Сәхнәнең һәр ягында тамашачылар күп, Әнвәр шуларның бер өлешенә генә карап җырлый.

"Исәнмесез. Бу видеоны карыйм да, сорау туа. Сез бит артист! Нигә сез бер генә яктагы тамашачылар өчен эшлисез? Ә сездән сул якта басып торган тамашачыларга игътибар итмисез. Аларга да сезнең игътибар кирәк. Ә сез аларга борылмадыгыз да. Үзәктә басып торган аудитория белән генә эшлисез", - дип шелтә белдерә артистка бер инстадусты.

"Инстаграмга бер генә минутлык видео куеп була", - дип аклана Әнвәр. Ул җырның калган өлешендә башка тамашачылар белән дә эшләгәненә ишарәли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100