Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Алинә Заһитованы Сабан туена җибәрмәгәннәр?

Ни өчен Алинә Заһитованы Сабан туена җибәрмәгәннәр?

news_top_970_100
Ни өчен Алинә Заһитованы Сабан туена җибәрмәгәннәр?
Узган шимбәдә Мәскәүдә узган "Сабан туе 2019" халыкара фестиваленә Алинә Заһитова махсус кунак булып киләчәк дип хәбәр ителгән иде. Тик Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы Мәскәү Сабан туена җибәрмәгәннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

"Кызганычка каршы, Алинәне тренировкадан җибәрмәделәр", - дип сөйләгән алып баручы сәхнәдән. 

РИА Новости хәбәрчесе мәгълүматы буенча, "Коломенское" музей-тыюлыгында узган Сабан туена Заһитованы күрер өчен бик күп кеше җыелган булган.

Бу көннәрдә Алинә Заһитова командасы яңа сезонга программалар әзерләү белән шөгыльләнә. Ул быел Франциядә һәм Япониядә Гран-при этапларында чыгыш ясаячак. Аның тренеры Этери Тутберидзе. 

Хореограф Даниил Глейхенгауз Алинәнең Клеопатра сурәтендә чыгыш ясаячагын әйткән. "Бар да әзер. Яңа ирекле программа була. Музыка — Питер Гэбриэл — The Feeling Begins. Морис Жарр — Lawrence d"Arabie (Ouverture). Хатир Хичам — Ramses", — дип язган Глейхенгауз үзенең Instagram сәхифәсендә. 

Әлеге программа турында Алинә үзе дә инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100