Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мурат Гайсин үзенең концертында хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иткән

9 ел буена шактый гына матбугатта яңгыраган җырчы һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин 4 март көнне Казанда бу сезонның өстәмә концертын куйган hәм аны тулысынча хатын-кызлар бәйрәменә багышлаган.

news_top_970_100
Мурат Гайсин үзенең концертында хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иткән
Мурат "Үзебезчә" дигән концерт программасы башында: "Бүген әллә ни кыланмыйм, "велосипед" та уйлап чыгармыйм, ничек бар гади генә җырлыйбыз да биибез" дип әйтсә дә, бу концерт чын мәгьнәсендә бәйрәм концертына әверелде. Хәтта залга төшеп, хатын-кызларга "Бөтендөнья чәчәкләрен" дә бүләк итте (бу, әлбәттә, җырның исеме hәм Мурат тамашачыларга үз кулыннан чәчәк таратты). 

8 март көнне бу җырны Интернетта да тыңлап булачак, дип язган җырчы үзенең аккаунтында. 



Концертны дәртле итеп, Әбри Хәбриев белән Фәрит Галиев алып бардылар, Башкортс танның атказанган артисты Гөлшат Гайсина һәм Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина чыгыш ясадылар.

Мурат бөек шәхесебез Илhам Шакиров истәлегенә багышлап, аның җырларыннан тезмә дә башкарды. "Бик еракта идек без" җырын сузганда Илhам ага тавышы чыга дип тә тоелды, тәннәр калтырап китте. Җырлардан тыш, Муратның бик матур уен коралларында уйнавын да ачыкладык: баян, гармун, татар курае, Игорь Крутойдагы кебек авыз белән уйный торган аккордеон тавышларын тыңладык. Тере тавыш, Казандагы иң кыйммәтле видеоэкран hәм утлар, кыскасы, Мурат үзе вәгъдә иткәнчә шоу да булды, моң да булды.

Бу юлы башка кайбер җырчылар кебек "группа" да җыеп тормады: "Артта фонограммага басып торучы яртылаш уйнаган музыкантларның яисә баянчы белән скрипкачы гына алуда мәгънәсен күрмим, алганда тулы тере тавышлы төркем алырга кирәк инде ул, мәсәлән, Элвин Грейныкы кебек", диде җырчы.

Киләсе елны Мурат Гайсинның сәхнәгә чыгуына 10 ел була икән. Бу еллар эчендә Муратның күп концертларын күрдек: Татарстанда иң беренче ясалган лазерлы шоу, "Аниме тамаша", "Аулак өй", "Ярны ташламагыз", "Ә миңа утыз гына", "Яңа заман" һәм башка театральләштерелгән программалары. Ләкин бу "Үзебезчә" дигән концерт программасы тамашачы күнелендә озак сакланыр. Уңышлар сиңа, Мурат!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100