Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Жанна Фриске авырлы булуын нигә яшергән?

Мәрхүмә Жанна Фриске авырлы булуын нигә яшергән?

news_top_970_100
Мәрхүмә Жанна Фриске авырлы булуын нигә яшергән?
Дүрт ел элек яман шештән вафат булган Жанна Фриске язмышы турында әледән-әле яңа мәгълүматлар чыгып тора. Ике ел дәвамында баш мие яман шеше белән көрәшкән җырчының Платон исемле улы үсә. Ул 2013 елда туды. Куркыныч диагнозны Жанна Фрискега йөкле вакытында куялар. Табиблар аңа дәвалана башларга киңәш итә. Тик бу очракта баланың сәламәтлегенә куркыныч яный. Шуңа күрә Жанна башта баласын табарга дигән карар кабул итә. Бу турыда "СтарХит" сайты яза. 

Жанна Фриске үзе дә, аның бергә яши торган ире - баланың атасы Дмитрий Шепелев та әти-әни булырга планлаштырмасалар да, йөклелекне тыныч кабул итәләр. "Без Дима белән бернинди паникага да бирелмәдек. "Ой, ни булыр икән?! Коточкыч, хәзер барысы да асты өскә киләчәк", дип борчылмадык", - дип сөйләгән Жанна үзе бер интервьюда.

Ул йөкле булуы турында халыкка сөйләп йөрмәгән, "бәхет тынлык ярата" дигән гыйбарәне истә тоткан. "Мин яшермәдем дә, тик сөйләп тә йөрмәдем. Бу турыда белгәч тә, туганнарыма да, якыннарыма да шундук хәбәр итмәдем. Бу - шундый шәхси яңалык. Мин аны булдыра алган кадәр озак вакыт дәвамында бары үземнеке генә итәсем килде", - дигән Жанна.

Жанна Фриске алты айлык йөкле вакытта да сәхнәгә чыккан. Бер мизгелдә тамашачы җырчының йөкле булуын аңлап алган. Шуннан соң Жанна Фриске сәхнәдән китеп торырга булган. Команда белән сөйләшкәндә, ул тиздән китәсен әйткән. Иптәшләре куркуга калган, авырый дип уйлаган. "Мин бәби табам", - дип әйттем дигән җырчы.

Ул йөклелек вакыты җиңел узуын, токсикоз да, хәл китү дә булмавын сөйләгән. 

Платон тугач кына, Жанна куркыныч авыруы белән көрәшә башлый. Кызганычка каршы, авыру җиңә һәм җырчы 2015 елда вафат була. Хәзер Платонны әтисе - Дмитрий Шепелев тәрбияли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100