Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевны мошенниклар интим видео белән шантажлый

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев шантажистлар корбаны булган - алар мессенджерларда җырчының интим видеосын тарата. Мөнир үзе бу видеоны монтаж, ялган, ди. Видеоны ясаучылар җырчыдан акча сорый икән. “Әлеге видеоны күргәч минем үземә көлке булды, исем китте”, - дип сөйләде Мөнир Рахмаев Интертатка.

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевны мошенниклар интим видео белән шантажлый

Социаль челтәрләрдә бу видео турында фикер алышу бара. Видеоны караган кешеләр аны болай тасвирлый: видеода Мөнир Рахмаевка охшаган ир-ат видеочат аша шәрә кызга карап интим хәрәкәтләр ясый. Кыз ир-атны ымсындыра, алар виртуаль рәвештә бер-берсен назлый.

- Мөнир, мессенджерларда синең катнашыңда интим видео таралды, күрдеңме?

- Спам ул, монтаж. Бу видеога ышанмагыз! Вконтакте сайтында минем аккаунтымны ватып, барлык кешеләргә минем катнашымда монтажланып ясалган видео җибәргәннәр. Мошенниклар мине шантажлап акча сорадылар.

- Кем һәм күпме акча сорады?

- Шушы видеоны җибәргән кеше үзенең киви-кошелегына 10 мең сум акча җибәр дигән. Әгәр ике сәгать эчендә акча җибәрмәсәң, синең репутацияңә зыян киләчәк. Әлеге видеоны аккаунтыңдагы барлык дусларыңа да җибәрәчәкмен, дип янады.

- Акча бирмәдеңме?

- Юк, бирмәдем. Хәзер заманасы шул бит, кешедән ничек акча каерырга белмиләр. Сүз уңаеннан, мин беренче очрак түгел. Шушылай эләккән җырчылар тагын бар әле ул. Игътибарлы булырга кирәк, көнчеләр бик күп.

- Бу видеоның монтаж булуына ышанмаучылар бар, аларга нәрсә диярсең?

- Хәзерге заманда компьютердагы программалар ярдәмендә әллә нинди видео монтажлар ясап була, коточкыч! Сак булыгыз, мошенниклар коткысына бирелмәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Мөнир Рахмаев, мошенникларның гамәлләрен кисәтү йөзеннән, Инстаграмында видеомөрәҗәгать урнаштырган. Ул җинаятьчеләрнең пычрак алдауларына ышанмаска өнди.

Мөнир Рахмаев татар эстрадасына 2000 еллар башында “Йолдызлар фабрикасы” проекты аша килде. Аның иҗат стилен эпатаж дип бәяләп була – Мөнир яңа татар эстрадасында беренчеләрдән булып сәхнәдә акробатик хәрәкәтләр ясап бии башлады, ыспай эшләпәле артист буларак танылды. Мөнир Рахмаевның остазы – Тукай премиясе лауреаты, халык артисты, профессор Венера Ганиева. Мөнир өйләнмәгән, соңгы арада йөргән кызы турында мәгълүмат юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100