Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев: Сабантуйда рекорд куйдым

Мөнир кебек җитез җырчы татар эстрадасында тагын бармы икән? "Мөнирнең бер буш көне дә юк. Ялларда 3-4 мәҗелестә җырлап чыгарга өлгерә", дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Шуннан чыгып кына нәтиҗә ясавым. Җырлавының сыйфаты өчен җавап бирмим, ә менә сан ягыннан Мөнирне куып тотам димә! Нинди сан турында сүз барганын "Интертат" белеште...

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев: Сабантуйда рекорд куйдым

- Мөнир, сабантуйлар ничек узды? Кайларда булдыгыз?

- Сабантуйлар бик яхшы булды, бер сулышта узып китте. Минем өчен уңышлы ел булып чыкты, 16 июнь көнне 7 сабантуйда җырлап, рекорд куйдым.

- Ничек барысына да өлгердегез, җидесе дә бер районда идеме?

- Юк, төрле район-шәһәрләрдә. Иң беренче сабантуй Әлмәт шәһәреннән башланды. Әлмәттән Чирмешәнгә киттем. Чирмешәндә җырладым да, Кама Аланына йөгердем. Аннан янәдән Чирмешәнгә кайттым. Бер авылының сабантуен гөрләтеп чыктык та, Мәләкәскә киттем. Мәләкәстән Мөслим районына барып чыгыш ясадым һәм ахыргы нокта - Әгерҗедәге сабантуйда катнашып, аны тәмамладым. Ул көнне өйгә төнге икедә генә кайтып кердем.

- Сабантуйларда хәйран гына эшләп алгансыз, димәк?

- Быел, Аллага шөкер, сабантуйлар күп булды. Барысына да вакытында барып өлгердем, соңга калмадым...

- Казан сабантуенда да җырлаячаксызмы соң?

- Әлбәттә, Казан сабантуенда 4 мәйданда җырлаячакмын. Европадан килгән кунаклар алдында үзебезне күрсәтергә кирәк. Быел сабантуйда чит ил кунаклары күп булачак чөнки. Татар кешесенең ничек ял иткәнен күреп китсеннәр әле...

- Сезнең сәхнә киемнәрегез бик үзенчәлекле һәм һәр бәйрәмдә төрлечә. Казан сабантуенда тамашачыларны шаккаттырырлык берәр образ әзерләмәдегезме?

- Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, сабантуйда футболчылар стилендә, ягъни, өскә футболка белән шорты һәм аякка гетры белән кроссовки киеп чыгарга планнаштыра идем. Футбол дулкынында булганнар аңлар дип уйлыйм, шул форматка туры китереп киенәсем килә.

- Футбол карарга яратасыз димәк?

- Әйе, яратам. Һәр уенны карап барам.

- Берәр уенны карарга барачаксызмы?

- Битләрне буяп, җанатарлар белән бергә үзебезнең командабыз өчен кычкырып, сызгырып җан атасым килә. Тик, кызганыч, гастрольләр графигы тыгыз булу сәбәпле бер уенга да эләгә алмыйм. Футболчыларыбызга уңышлар телим, ә җанатарларны 23 июнь көнне булачак Казан сабантуена чакырып калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100