Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мөнир Рахмаев сәхнәгә чыкса, Интернет үзеннән үзе тота башлый"

Көз килүе шоу-бизнеста сезон ачылышын аңлата. Җырчылар сәхәнәне, тамашачы җырларны сагынган чак. Шуңадыр күрәсең, “Татарча солянка”да бер буш урын да калмаган иде. Кемдә нинди яңалыклар? Кем машина алган? Кем саткан? Болар турында intertat.tatar хезмәткәре белеште.

news_top_970_100
"Мөнир Рахмаев сәхнәгә чыкса, Интернет үзеннән үзе тота башлый"
Концерт алдыннан сәхнә артына кереп чыктык. Чулпан Юсупова күлмәген Истанбулдан алып кайттым ди. Айгөл Рәхимова уены-чыны белән, күлмәгенә карап: “Мин сиңа әйткән идемме әле, син мине бесишь”.




Шиңми торган Чәчкәбез исә сәгать көндезге бердән бирле үз чыгышын көтеп утыра икән. “Чәч ясау, бизәндерү чират буенча бит. Вакытында килмәсәң, үзеңә кеше табарга кирәк. Килеп утырдым инде шуңа күрә”, - ди ул.



Ландыш, ябыгып киткәнме шунда, күлмәген тегеп утыра иде. Диванның бер почмагында Алсу-Азат Фазлыевларның уллары утырганын күрдем. Эше бигрәк катлаулы булуына карамастан - телефонда нидер карый иде ул- мин аның белән сөйләшеп алдым. 



“Әниләрне көтәм инде...” - диде сабый. Ник соравыма үкендем, дип әйтимме соң. Бераз гына моңсуланып та куйды үзе шунда, тик соңыннан барыбер телефонына “чумып”, янәдән елмая башлады. Ә әниләре матурланырга киткән булганнар икән. Алсу әйтүенчә, ике улы да мөстәкыйль, барысын да үзләре эшли. Кая китсеннәр инде, башка чаралары булмагач.

Солянканың төп ингридиентларының берсе алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов. Алар җырчыларның көзне яратулары яисә яратмаулары турында сөйләделәр.



Илназ Баһ, Айрат Ильясовча әйтсәк, "Бах-ба-бах Илназ Бах" башкалар кебек көзен яфраклар фонында фотога төшәргә яратмый. Сәбәбе нидә дисезме? Баксаң, аны “сары” башының күренми калуы ихтимал икән.



УНИКСта WI-FI бар, тик аңа тоташу җиңелләрдән түгел. Айрат Ильясов борчылмаска кушты: "Мөнир Рахмаев сәхнәгә чыкса, Интернет үзеннән үзе тота башлый", - ди ул. 

Мөнир янында энергия артмый калмыйдыр шул, аның янына биергә чыккан яшь кыз да ару дигән әйберне белми кебек. Соңыннан ул кыз әле күптән түгел генә 18 миллионлык машина сатып алган Илназ Гариповка да кушылып биеде. Биюләре исә ис китәрлек. Теләге дә үзенчәлекле булды: “Бәхет, шатлык һәм шашлык!”, - диде кыз.      

Эстраданың иң романтик парларының берсе – Гүзәлем белән Салават сәхнәгә чыккач, тамашачы тын да алмыйча җырларын тыңлады. Күпләр Гүзәлемнең авырлы булуына игътибар иткәннәрдер. Бәби көтә бигрәкләр дә килешә инде хатын-кызга. Без аларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз.



Менә барысы да тере тавышка җырлый дип мактамакчы гына идем, булмады инде. Сәхнәгә Алсу-Азат Фазлыевлар чыкты. Дуэтарын үзләре башкармаулары сизелеп тора иде. Нәрсәгә дип, рәхәтләнеп, тере тавышка җырламадылар микән? Югыйсә тавыш өчен җаваплы Адель Хамзин әйтүенчә, бөтен җырчы да тере тавышка җырлаган. Белмим, аларның эше. Тик залдан тыңлаганда, фонограмма кебек яңгырый иде.

Җырчыларның күбесе чыгыш алдыннан борчылмый икән, тик Рамил Галимҗанов андыйлардан түгел, күрәсең. Әллә каушавыннан, әллә башка сәбәп булды, Элмира Сөләйманова белән башкарачак җырының исемен бутады. Белүебезчә, алар бер сезон бергә эшләгәннәр иде. Быелгы планнары турында әлеге бүлешергә теләмәде Рамил. Сәхнәдәге образлары бигрәк матур: кулга-кул тотышып, җырладылар алар. Борын астыннан гына: “Боларның арасында берәр нәрсә бардыр”, - дигән тамашачы да булгандыр.



Алинә Даутова да үзенең лаеклы ялыннан соң кире сәхнәгә кайтуын белдерде. Кызлары Сабинага инде өч яшь икән. 



Менә шул, барысын да яздым кебек. Бу сезонда ниләр буласын Ходай гына беләдер. Әле концертлар бик күп көтелә.

Бер генә сүзем бар: сәхнә артына керә торган ишек янында торучы “сакчы” абый бигрәк усал. Кертми тик тора инде. Әле мине генә түгел, “Татар радиосы”ның ди-джейларына да ләкте. Ярый, эше шулдыр. Хушыгыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100