Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина сәхнәдән бәреп төшерерлек тагын нәрсә эшләгән?

Әнисе Гөлдания Хәйруллина кызына суз әйтми микән, дип аптырый кешеләр.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина сәхнәдән бәреп төшерерлек тагын нәрсә эшләгән?

Лилия Хәйруллинага тәнкыйть сүзләре явып кына тора, аеруча җырчының җирән чәчле "галәм кызы” образы халыкны битараф калдырмаган иде. Лилия үзе дә инстаграмда халыкны сүгеп, образларны аңламауда гаепләп алды.

Бу юлы Лилия Зөһрә Шәрифуллина репертуарыннан ретро хит - “Су буенда учак яна” җырын заманча башкарган: сәхнәгә кыска һәм ачык күлмәк белән биек үкчәле түфли киеп чыккан. “Учакны да яндырдык”, - дип язган җырчы инстаграмына урнаштырган видеосында.

“Эх, әзрәк көйне дә тыңласа җырлаганда. Зөһрә Шәрифуллина бәреп төшерә икән сәхнәдән. Ужас!”, - диелгән комментарийда.

Берсе Лилиянең әнисе - җырчы Гөлдания Хәйруллина үз баласына сүз әйтми микән, дип аптырый. 

“Бу җырны башкаручы җырчылар матур күлмәкләр киеп, үзләрен сәхнәдә матур гына тотып җырлыйлар иде. Моны карагыз әле. Хәния апа ишетсә, күрсә, моңа шаккатар иде. Җырны ни тамаша китерә, бу артистларга нишләп әзрәк тикшерү юк икән? Сәхнәгә чыгу критерийлары бардыр инде. Нишләп тикшерүчеләр безне генә тикшереләр? Боларга закон юк: кемнең нишлисе килә, шуны эшләп йөри. Өлкән җырчылар җырлады бит бу җырны, шуны әйләндереп тынлыйсы, югыйсә. Әнисе берәр суз әйтми микән моңа? Тигәнәк буе арттыра. Мәдәният кешеләре нәрсә карый икән? Бу җырны сикергәләп жырлыйсы түгел бит, ужас!” - дип язган ул.

Әйтә: Гөлдания Хәйруллина кызы өчен куануын “Татар-информ”га әңгәмәсендә сөйләгән иде.

Лилиянең иҗатын сөючеләр аны хурлаучыларга караганда күбрәк, билгеле:

“Бик матур җыр! Бу җырны онытмаганы өчен рәхмәт!”

“Лилия! Син зур талант! Каян гына көч табасың барысына да?! Үз эшеңне менә шулай яратып башкарырга кирәк. Син бик күп кешеләр өчен үрнәк! Гел ял итмисең кебек: һаман эштә, һаман иҗатта. Әфәрин! Яман сүзләргә игътибар итмә! Димәк, синнән көнләшәләр. Сине һәм иҗатыңны сөючеләр күпкә артыграк!”

Лилия Хәйруллинаның тәнкыйтькә карата мөнәсәбәтен “Татар-информ”га биргән интервьюсыннан укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100