Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова Иркәгә: "Кызың үскәч, иреңне алып китәр", - дигән

Әлфинә Әзһәмова Иркәгә: "Кызың үскәч, иреңне алып китәр", - дигән

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова Иркәгә: "Кызың үскәч, иреңне алып китәр", - дигән
ТМТВ каналындагы “Сер булып калсын” тапшыруын алып баручы Зоя Солошина җырчы Иркәдән “Икенче тапкыр гаилә корырга курыкмадыңмы?” - дип сорады.
 
“Курыктым, бала өчен курыктым. Мөнәсәбәтләре ничек булыр, дип курыктым. Балага мөнәсәбәте яхшы булганын күргәч кенә ризалаштым.

Яңа гаилә корган вакыт кына, шул вакытта олы яшьтәге бер җырчы “ә син, берничә елдан кызың үсеп җитәр дә, иреңне алып китәр дип курыкмыйсыңмы”, - диде. Андый уй башыма да килгәне булмады. Ничек шундый пычраклык уйлап була? Әле генә тормыш корган бәхетле гаиләгә ничек шундый сүз әйтеп була.

Ул олы кеше булса да, бүгенгесе көнгә кадәр аның белән исәнләшә алмыйм. Кешенең күңеле шундый пычракмы икән?! Бөтен җырчылар алдында әйтте. “Кара, кызың иреңне эләктереп китәр әле”, - диде. Бала бит ул 9-10 яшьлек, ничек ул бала турында шулай уйлап була.

Аны кичерә алмадым, ул гафу үтенмәде. Усал итеп, миннән көлеп әйтте, мин сүзсез калдым, күңелемдә калды. Өч көн еладым, уйландым.

Коридорда кара-каршы очрашсак, мин исәнләшәм, әмма ишетмәсә ярар иде дип кенә. Ходайдан куркам, ярамый бит исәнләшмәскә", - дип ачынып, үпкә белән сөйләде Иркә. 

Тапшыруның шарты буенча “сер булып калсын” дип алып баручы гына әйтә ала. Шуңа күрә Иркәгә бу авыр сүзләрне әйткән җырчының исемен әйтергә туры килде. 

"Ул - Әлфинә.... апа... Әзһәмова", - диде хәтере калган яшь җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100