Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованы гаепләп язалар: "Ул аны гаиләсеннән алып киткән, хәзер үзен оятлы итеп күрсәтмәкче була"

Ландыш Нигъмәтҗанованы гаепләп язалар: "Ул аны гаиләсеннән алып киткән, хәзер үзен оятлы итеп күрсәтмәкче була"

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованы гаепләп язалар: "Ул аны гаиләсеннән алып киткән, хәзер үзен оятлы итеп күрсәтмәкче була"
Ландыш Нигъмәтҗанова ире Фәрит Таишев белән "Адәм белән Һава" тапшыруында төшкән. Шул хакта Инстаграмда хәбәр иткәч, аны Фәрит Таишевның гаиләсен җимереп кияүгә чыгуда гаепләп яза башлаганнар. 

"Хөрмәтле "Белгечләр"!!!
Безнең тормыш монда һәм хәзер!
Без Фәрит белән 12 ел бергә, безнең өч балабыз бар! Һәм... Мин теләгән әйберне сөйлим һәм куям... Бетте. Без үзебез турында " Адәм белән Һава" тапшыруында сөйләдек, күңелебездә нәрсә бар, шуны ...эчке дөньябызны.., серләребезне.  Кирәк вакытта мин җавап та бирәм әлбәттә, ләкин " бестолковый сораулар һәм комментарийлар" язмагыз инде", - дип үтенгән Ландыш. 

Әмма комментарий язучылар һаман да Ландышны гаепләп язуны дәвам иткәннәр. 

- Ул аны гаиләсеннән алып киткән. Хәзер үзен оятлы итеп күрсәтмәкче була, - дип яза Эльмира. 

- Минем "оятымны" эзләгәнче, үз тормышыгызның ямен эзләп карагыз әле, бәлки табырсыз. Мин белмәгән кешегә " син" дип язалмыйм, " сез" дип язам инде... - бу минем тәрбиям... - дип җавап биргән Ландыш.

- Аерылган кеше түгелме? Кем кемгә туры килүен Аллаһы Тәгалә генә белә, сез Аллаһы Тәгаләме әллә? Бер-берсенә туры килмәсәләр, берсеннән берсе матур сабыйлар тумас иде, - дип яклаганнар Ландышны.

Әмма Ландышның икенче хатын булып баруы белән килешмәүчеләр шактый. Комментарийлар бик күп:

"Ул аны гаиләсеннән алып киткән, аерылган түгел!"
"Ирне хатыныннан алып китү ничек ул? Нәтиҗәсе нинди булыр? Кеше кайгысында бәхетле була алмассың. Ата-ана гөнаһы өчен балалар җавап бирә".
"Һәркемнең бәхеткә хакы бар, әмма Фәритнең теге балалары кызганыч, алар гаепле түгел бит". 
"Матур гаилә... Кеше гаиләсен бозып төзелгәнме?" - дип язалар.

"Алар бергә булмаса, икесе дә бәхетсез булыр иде дип уйлыйм".
"Игътибар итмә, Ландыш, көнчеләр белән тулган дөньясы", 
"Начар комментарийга җавап язма, горур бул!" 
"Әтәк-сәтәкләргә игътибар итмәгез", - дип яклыйлар Ландышны.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хөрмәтле "Белгечләр"!!! Безнең тормыш монда һәм хәзер! Без Фәрит белән 12 ел бергә, безнең өч балабыз бар! Һәм... Мин , мин теләгән әйберне сөйлим һәм куям... БеттеБез үзебез турында " Адәм белән Һава" тапшыруында сөйләдек, күңелебездә нәрсә бар, шуны ...эчке дөньябызны.., серләребезне Кирәк вакытта мин җавап та бирәм әлбәттә, ләкин " бестолковый сораулар һәм комментарийлар" язмагыз инде @leyla_davletova #ландышнигматжанова #фэриттаишев #тнв #тнвпланета

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100