Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: Миңа блондинкадан брюнеткага әйләнү проблема түгел

Ландыш Нигъмәтҗанова: Миңа блондинкадан брюнеткага әйләнү проблема түгел

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: Миңа блондинкадан брюнеткага әйләнү проблема түгел
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмга алсу төстәге чәч белән төшкән фотосын куйган да, чәч буяу тарихларын сөйләгән.

"Мин бик үзгәрергә яратам, минем өчен кисәк үзгәрү яисә гел эксперементлар ясау берни дә тормый. Төрле үзгәрүләргә уңай карыйм, һәм бик тиз ризалашам. Хәтта блондинкадан брюнеткага әйләнү дә "проблема" түгел... Ә сезгә? Языгыз әле, кем нинди "безумный" эксперементлар ясаган булды. Мин, мәсәлән, бер тапкыр блондинкадан брюнеткага әйләндем, ошамады! Кире блондинкага кайттым, чәчем коелды (ул вакытта чәчем озын иде), аннары матур итеп кистердем - һәм бу барысы да бер көнне!" - дип язган Ландыш.

"Мин чәчемне агарттым, озак тотканмын ахыры, мунчала булды. Тарый алмагач, күршем Галия лезвие белән кырды, ирем командировкадан кайтуына пләш утыра идем. Бу хәлгэ 20 ел үтте, онытылмый", - дип язган Ландышның бер инстадашы. 

"Бервакыт, Яңа ел алдыннан, гаилә әгъзалары йоклагач, дус хатыным чәчемне буяды, агарттык. "Минем "Ирида" дигән буявым бар. Саргылт төс ала. Хәзер кертәм, шуның белән чайкат", - дип чыгып китте бу. Бераздан алып та керде. Аны-моны карап тормыйча, учка салдым да, чәчкә сыладым мин моны. Нәрсәдер не то икәнен аңласам да, тагын бер уч салдым. Күзне ачсам, ванна зәп-зәңгәр. Ул арада очтыртып дустым килеп тә керде, шап итеп артына да утырды. Ялгыш синька алып кергән булган икән. Ә минем баш... Буй-буй зәңгәр. Вакыт соң. Ул вакытта кибетләр төнлә эшләми. Киптердем дә яттым. Икенче көнне кабат буяп, бераз рәткә керттек. Иремнең нәрсә әйткәнен язып тормыйм", - дип үз тарыхын сөйләгән икенчесе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100