Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хатын, нәрсә пешердең" дип сораган Булат Бәйрәмовка Ләйсән Гыймаева: "Сорама, тык"

"Хатын, нәрсә пешердең" дип сораган Булат Бәйрәмовка Ләйсән Гыймаева: "Сорама, тык"

news_top_970_100
"Хатын, нәрсә пешердең" дип сораган Булат Бәйрәмовка Ләйсән Гыймаева: "Сорама, тык"
Җырчы Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмовны "сораматык" белән сыйлаган. Шул арада Инстачылар рецепт сорап җырчыны аптыратып бетергән.  

Сораматыкның нинди ризык икәне менә шушы видеодан аңлашыла дип язган җырчы. 

"Хатын нәрсә пешердең син?"; - дип сорый Булат Бәйрәмов.

"Сорама, тык", - ди Ләйсән.

Булат, аптырап, "нәрсә" дип сорый. 

Ләйсән исә аңлаешлырак итеп: "Сорама, тык", - дип җавап бирә. 

Булат исә "тыгам, тыгам", - дип ашыгып ашарга тотына. 

"Нормально килеп чыккан бит бу. Во! Сораматык!" - ди Булат.  

Инстачылар арасында тиз генә аңламаучылар да бар, рецепт сорап аптыраталар. Шулай ук әлбә, лыбырдамыйешь дигән ризыклар да бар дип уртаклашучылар бар.

 Сораматык - суыткычта ни бар, шуларны бер казанга тутырып пешергән ризык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100