Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова: "Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар"

Ләйсән Мәхмүтова: "Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар"

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова: "Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар"
Ләйсән Мәхмүтова кызыклы пост урнаштырган. "Әпипә" фильмыннан өзек урнаштырган һәм артист тормышы турында язган. Ләйсән роликта экскурсия вакытында "безне ашатырлар микән?" дип пышылдый.

"Безне ашатырлар микән дип кайгыра бөтен артистлар. Азапланып ничә сәгать автобуста, самолетта, поездда килеп, урынга барып җиткәч, ашатмаска да мөмкиннәр. Киресенчә, талган, алҗыган артистларны экскурсиягә алып баралар. Әле кунакханәдә урыннар юк, барыгыз шәһәрне карагыз дип иртәнге дүрттә урамга чгыарып җибәрәләр. Андый очраклар күп булды.

Тыштан гына матур шул әртисләр тормышы. Сәхнәдә ялтыр-йолтыр күлмәкләр, мәңгелек бәйрәмгә охшаган. Ә шул сәхнәгә менәр өчен күпме көч кирәк. Ашадыңмы син, йокладыңмы дип сораучылар да булмаска мөмкин. Акчаны көрәп аласыз, үзегезгә аласыз әле дигәннәре дә бар. Ә бит артист юл кешесе, кеше күңелләрен җилкендереп күтәрүче дәрвишләр". 

"Теләп алган картам, елый-елый тартам".
"Ләйсән, зарланма, син бит красавица".
"Кайда без юк, шунда яхшы диләр бит. Юлларда йөрү бер дә рәхәт түгел шул. Нишлисең, үзегез сайлаган юл. Саулык, сабырлыклар сезгә, кызлар", - дип язган укучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100