Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова ни өчен иртән содалы су эчә?

Ләйлә Дәүләтова ни өчен иртән содалы су эчә?

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова ни өчен иртән содалы су эчә?
Шагыйрә, телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова көнен содалы су эчүдән башлый икән. 

"Иртән ач килеш бер стакан су эчү бик күп чирләрдән дәвалый. Кайнар суга бер кашык чәй содасы салып эчү ябыктыра, төрле бактерияләрне үтерә, бик күп начар чирләрдән профилактика булып тора. Содадан ялыккач, аны бер кашык балга алыштырырга була. Ач килеш бер стакан баллы су эчүнең файдасы әйтеп бетергесез!

Һичъюгы иртән гап-гади, кайнамаган салкын су эчәргә кирәк!

Ярты сәгатьтән инде ашарга да ярый.

Суны яхшы кәеф, матур теләкләр белән, бисмилла әйтеп эчү аның файдасын бермә-бер арттыра, көне буена җитәрлек яхшы кәеф бирә", - дип киңәш итә Ләйлә Дәүләтова инстаграмында.

Ләйләнең инстадашларының күбесе иртән су эчүләрен язганнар. Содалы су корсак маен киметә, дип киңәш бирә алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100