Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Айдар Тимербаев җырчы Алинә Сафиуллинага Төркиядән йөзек алып кайтып биргән?

Алинә Сафиуллина Айдар Тимербаевның султанит дигән таштан ясалган йөзекне бүләк иткәнен видеога яздырып үзенең инстаграм битенә керткән. Җырчы сүзләренчә, ул йөзеген узган ел Төркиядә ял иткән вакытта югалткан булган. Айдар Тимербаевның Төркиядә ял итүен ишеткәч, җырчы үзенә йөзек алып кайтуны сораган. Видеода күренгәнчә, Айдар Тимербаев Алинәгә йөзек кенә түгел, җыр да бүләк иткән.

news_top_970_100
Композитор Айдар Тимербаев җырчы Алинә Сафиуллинага Төркиядән йөзек алып кайтып биргән?

Инстаграмда Алинә белән Айдарның диалогын сезгә тәкъдим итәбез:

– Хәерле көннәр, дуслар! Ай-яй, Алинәгә шәп җыр эләкте бүген. Вакытында килеп эләкте. Ишетерсез әле, Алла теләсә.

– Карагыз, миңа Айдар нинди йөзек алып кайтты! Мин узган ел Төркиядә ял иткән вакытта шунда алган йөзегемне югалткан идем. Ул султанит дигән ташлы.

Айдарга шалтыратам. Берәр рәхәт-лукум, фәлән алып кайт әле, дидем. “Ярар, ярар”, - ди. Шуннан соң, берзаман йөзегем югалганы искә төште. “Айдар, анда йөзек точно бар, йөзек тә алып кайт әле”, - дип сорадым. Айдар миңа бүләккә султанит дигән ташлы йөзек алып кайтты. Ул төсен үзгәртә.

Гөлнара апага бик зур рәхмәт, ул да сайлашкан.

– Бергә сайладык бит инде, - ди Айдар Тимербаев.

Ничек повезло, матур җыр да эләкте! Матур җыр кыйбат түгел инде, егерме меңгә...

– Юк инде, юк, банкетларда эшләп торган кешегә, - ди Алинә Сафиуллина.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100