Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүдәге Ксения Собчак кабат туй күлмәге киеп гаҗәпкә калдырды

Максим Виторганга кияүгә чыгып, нәни бала үстерүче Ксения иреннән аерыла микән дигән сүзләр чыкты.

news_top_970_100
Кияүдәге Ксения Собчак кабат туй күлмәге киеп гаҗәпкә калдырды
Ксения Собчак туй күлмәге һәм фата киеп төшкән фотосын инстаграмга куйды. “Үзгәрешләр вакыты җитте. Әзерләнәм!” - дип язып куйган ул фото янына.

Ксения Собчак актер Максим Виторган белән гаилә корып яши. Аларның нәни уллары үсеп килә. Шуңа күрә Ксениянең туй күлмәгендәге фотосы сәеррәк тоелган. Инстачылар аны берәр ток-шоуга җыена, әллә чиркәүгә барып никахын беркетәме дип фаразлаган. Виторган белән аерылыша дип борчылучылар да булган.

Бу хәлгә “Бишенче канал” ачыклык керткән. Ксенияне Сен-Тропе дигән шәһәргә туйга кунакка чакырганнар. Туй кунаклары исә барысы да ап-ак туй күлмәгеннән булырга тиеш икән.

Пришло Время Перемен! Готовлюсь!!!

Публикация от Ксения Собчак (@xenia_sobchak)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100