Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Киленнең нәселсез калдырмабыз дигән сүзе бар иде". “Әй, Ходай, исәнлек бир” җырының авторы Рамил Чурагулның оныгы туган!

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловның оныгы туган! Сөенечле хәбәре белән ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән дә уртаклашты.

news_top_970_100
"Киленнең нәселсез калдырмабыз дигән сүзе бар иде".  “Әй, Ходай, исәнлек бир” җырының авторы Рамил Чурагулның оныгы туган!

“Улым Рүзәл Казанның авиация институтын тәмамлаган, бүгенге көндә IT-белгеч булып эшли. Балаларны татар балалар бакчасы һәм татар мәктәпләренә йөртеп үстердек. Улымның әлегә кадәр ике кызы бар иде, хәзер инде улы туды. Минем килен шундый шук: “Әти, без сине нәселсез калдырмабыз”, - дип әйткән вәгъдәсе бар иде, Гүзәл киленем сүзендә торды.

Оныгыма Әмир дип исем кушачакбыз, Алла теләсә. Аның буе – 53 см, авырлыгы – 3400 гр. Улым да нәкъ шундый булып туган иде. Татарның үзе генә түгел, исеме дә “ялтырап” торырга, исемен ишетү белән үк, бөтен дөнья таң калырга тиеш.

Мин бик канәгать. Үземне бәхетле дәү әти дип саныйм. Балаларым телне, шигъриятне аңлый. Мин матур балалар тәрбияләдем дип әйтә алам, оныкларым да рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Иң мөһиме – алар милләткә файдалы кеше булалар, шунысына сөенәм. Кызым да сентябрь азагында әни булырга тиеш, Алла теләсә", - дип сөйләде хәбәрчегә Рамил Чурагулов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100