Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киеме ошамаган өчен түрәне утырыштан куып чыгарганнар

Киеме ошамаган өчен түрәне утырыштан куып чыгарганнар

news_top_970_100
Киеме ошамаган өчен түрәне утырыштан куып чыгарганнар

Кыргызстанда галстук кимәгән түрәне җыелыштан куып чыгарганнар. Бу хакта РИА 

Югары Киңәш (Жогорку Кенеш) - парламант депутатларын башлангыч профессиональ  белем бирү агентлыгы хезмәткәренең кыяфәте ошамаган, шуның өчен аны утырыштан куганнар. Sputnik Кыргызстан бу вакыйганың видеосын элгән. 

Талантбек Тынысов утырышка галстуксыз килгән була. Парламент җитәкчеләренең берсе аннан ни өчен футболка белән килдегез дип сорый. Тынысов өстендәге киемнең футболка түгел, джемпер булуын әйтә. Аның аңлатуынча, агентлык җитәкчесе авырып киткән һәм үзе урынына Тынысовның киңәшмәгә баруын сораган. Бу хәл иртә белән генә билгеле булганга, ул киемен алыштырып өлгерә алмаган. 


"Югары Киңәшкә нинди кием кием йөрергә икәне язылган. Югары Киңәш аппараты, сез кая карыйсыз? Бу нәрсә? Базармы?" - дип сорый вице-спикер Мирлан Бакиров һәм Тынысовны куып чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100