Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ирсез авылга кайтсаң..." Илмира Нәгыймова күңелсез хәлгә юлыккан

"Ирсез авылга кайтсаң..." Илмира Нәгыймова күңелсез хәлгә юлыккан

news_top_970_100
"Ирсез авылга кайтсаң..." Илмира Нәгыймова күңелсез хәлгә юлыккан

«Кыш үзенекен күрсәтә. Авылга кайткан идем. Көчкә машинаны чыгардым. Шулай инде ул — ирсез авылга кайтсаң», дип яза җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җырчының «КИА» машинасы алгы ягы белән чыннан да кар эчендә тора. Илмира үзе машина тирәли йөренә, кар казып азаплана. Тәгәрмәчләр тулысынча күмелгән диярлек. Машина яныннан карны көрәгәннәр. Берничә ир-ат алдан этә. Шулай итеп Илмираның машинасын «девятка»га охшаган автомобиль белән тарттырып кына чыгарганнар.

Илмирага авылга ирсез кайтып йөрмәскә, джип, кроссовер алырга киңәш итәләр.

Инстачылар Илмираның авыл дип язганына шакката. Кадрлардагы күп катлы йортның авылда булуына ышанмый. «Этажлы өйләр бар. Авыл дим инде. Ә болай „село Ижевка“ дип атала. Авыл йортында үсмәдем, фатирда үстек», дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100