Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә бала күтәргәндә үзе белән булган күңелсез хәл турында язган

Иркә бала күтәргәндә үзе белән булган күңелсез хәл турында язган

news_top_970_100
Иркә бала күтәргәндә үзе белән булган күңелсез хәл турында язган
Иркә Аксубай якташлар җәмгыяте очрашуында булган хәл турында яза. 

"Сул ягымда зур гына бер бина. Үз гомеремдә мин анда бер генә тапкыр булдым, 5-6 еллар электер. Мин туып-үскән районнан чыккан кешеләрнең дәрәҗәле очрашуы иде бу. Мин, әлбәттә, өстәл артында алар белән утырыр өчен чакырылмаган идем. Нәбирә апаның бик нык утыртасы, җыр да җырлатасы килгәнен хәтерлим. Янды-көйде инде ул, сиздем, рәхмәт аңа. 

Җырларга чират җитте. Олы яшьтәге бер апа миңа: "Син кем? Исемлектә син юк!" Янәсе, синең кебекләр монда җырларга тиеш түгел дип кырыс кына мине кире какты. Матур итеп киенгән-буянган килеш озын кара күлмәгемнән басып торуны дәвам иттем. Янәшәмдә басып торган ирем нык итеп кочып алды. Хәзер, борчылма дип, тиз генә каядыр барып килде. 

Усал итеп астан карап теге апа 3 минуттан чыгарсың, бер җыр, и бетте диде. Мин дәшмәдем, ашыга-ашыга микрофон артыннан чаптым, тик аягым оеп китепме, егылдым. Ул вакытта Артур күтәреп алып күзләремә карады. Ул үтерер дәрәҗәдә иде миңа кычкырган затны. Чөнки беркем дә белмәгән - киңрәк кара күлмәк эчендә калкып торган 4 айлык йөк бар иде... 30 секундтан мин елмаеп җырларга чыктым. Куркудан тавыш та, аяк та калтырады. Тик мин барыбер җырладым..."

"Молодец, үзеңне таптарга бирмәгәнсең!"
"Ярый әле бәбичкәгә берни булмаган, Алла саклаган! Явызлар күп инде ул. Шул агуларына тыгылып.... бәхетле булсыннар".
"Мемуарлар язарга кирәк сезгә".
"Менә шундый кешеләр каян килеп чыгалар, җырлыйм дигән кешене ник җырлатмаска?" - дип яза дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100