Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төнге өчтә кемгә шалтыратуын әйтте

Илсөя Бәдретдинова төнге өчтә кемгә шалтыратуын әйтте

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төнге өчтә кемгә шалтыратуын әйтте
"Сер булып калсын" тапшыруын алып баручы Зоя Солошина Илсөя Бәдретдиновадан "Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык бармы?" - дип сорады.

"Дуслык булмый диючеләргә мин аяк терәп каршы чыгам. Башкалар юк ди, яки алар арасында кайчандыр нәрсәдер булган, яки барыбер шул мәхәббәт белән тәмамлана, диләр. Минем ир-атлар арасында дусларым күп. Алар сиңа серләрен, йөргән кызлары турында да сөйлиләр. Бәләкәй проблема булса, ярдәм итеп җибәр әле дип шалтыратышып торабыз.
  
Исемнәрен дә әйтә алам. Илназ Гарипов белән бик күптәнге дуслар без. Без 2 ай хәбәрләшмәскә мөмкинбез, ләкин мин төнге өчтә шалтырата алам, ул да миңа шалтырата ала. Ул бөтен эшен ташлап ярдәмгә килә торган дус.

Фирдүс Тямаев иң авыр вакытта иң беренче шалтыратучы.  Ничек соң хәлләрең дип меҗ-меҗ килми ул. "Давай кая, нәрсә булды? Хәзер килеп бөтенесен өзеп ташлыйм, ди".

Алмаз Мирзаянов та дустым. Айдар Тимербаев - сердәшчем. Бик күп әйберләрне белә торган кешем.  Рифат Зарипов, Ризат  Рамазанов миндә эшләп киткән егетләр. Шулай ук Ренат Галиаскаров та бар. Алар - яп-яшь егетләр, алар - минем дусларым", дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100