Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда бер малайның ярты меңнән артык тешен алганнар - видео

Һиндстанда бер малайның ярты меңнән артык тешен алганнар - видео

news_top_970_100
Һиндстанда бер малайның ярты меңнән артык тешен алганнар - видео
Һиндстанның Чиннай шәһәрендә яшәгән 7 яшьлек Равиндранату исемле малайның 526 тешен алганнар. Бик сирәк очрый торган аномалияне стоматологлар очраклы рәвештә генә ачыклаган. Әгәр малайның яңагы авыртмаган булса, бәлки бу күренешне тиз генә ачыклый алмаслар иде дип яза The Times of India.



Равиндранатуның тешләре өч яшендә үк авырта башлый. Әти-әнисе яңагы шешкәнен күреп сырхауханәгә алып килә. Әмма малай киреләнеп, авызын ачмый. Һиндстанда табиблар өч яшьлек малай белән уртак тел таба алырлык булмаган күрәсең, аны кайтарып җибәрәләр. 

Шеш зурая бара, малайны рентгенга алып барырга күндерәләр. Шунда аның тешләре бик күп икәне ачыклана. Малайны операциягә күндерәләр. Шунда гына аның авызында ярты меңнән артык вак кына тешләр барлыгы ачыклана. 

- Без 0,1 мм дан 15 мм га кадәрге зурлыктагы 526 тешне алдык, - дип сөйләгән доктор Пратибха Рамани. - Алар устрицадагы мәрҗәннәр кебек иде. Әмма алар барысы да чын тешләр. Аларның һәрберсенең дә коронкасы, тамыры һәм эмале бар иде. 

Галимнәр бу аномалиянең сәбәбен ачыклый алмаган. Хәер, 3 яшьлек малайның авызын ачтыра алмаган табибларның аномалияне ачыклый алмавы гаҗәп булырга тиеш түгелдер.

Табиблар фаразлый гына - алар меңләгән теш үсүнең сәбәбен... кәрәзле телефон каланчасыннан булган радиациядән чыккан мутация дип атаган! Газета язуынча, җирле колледж мобиль телефон каланчасы янында яшәүчеләрне тикшергән, һәм 250 кешенең күзәнәкләре үсешендә үзгәрешләр тапкан. 

Иң мөһиме - малай хәзер сау-сәламәт, аның авызында нибары 21 генә теш бар. Яңа тешләр үсмәс дип вәгъдә иткәннәр аңа. Газета язуынча, малайның аскы казнасында ике теш булмаска мөмкин. Әллә ярты мең тешне алган табиблар кызып китеп кирәкле тешләрен дә алып атканнар - анысы хакында язылмаган. Малайны: "12 яшең тулгач, имплант куйдырырсың", - дип юатып кайтарып җибәргәннәр. 

Социаль челтәрләрдә исә малайның тешләре күп булуының сәбәбен халык үзенчә фаразлый. Ченнаи - бик пычрак шәһәрләрнең берсе. Малайга артык тешләр үсүгә пычраклык тәэсир иткәндер дип язган алар. Менә Ченнаиның шәһәр үзәгеннән бер фото:


Монысы Ченнаи елгасы

https://ic.pics.livejournal.com/ardm/14522955/604598/604598_original.jpg

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100