Илсөя Бәдретдинова: “Атказанган артист” исемен бирмиләр икән, димәк, атказанмаган”
Җырчы белән “Болгар радио”сының “Пирамида” концертлар залында үткән тамашасында сөйләшеп алдык.
-Илсөя, нигә быел “Татар җыры” фестивалендә һәм ТМТВ премиясендә катнашмадыгыз?
-Анда лаеклы җырчылар гына катнаша.
-Нигә сезгә әле дә “атказанган артист” исемен бирмәделәр?
-Бу сорау шулай ук миңа түгелдер дип уйлыйм. Бу сорауны бәлки миңа түгел, исемне бирә торган кешеләргә бирергә кирәктер. Үзем сорап бармаячакмын. Бирмиләр икән, димәк, атказанмаган, - диде Илсөя Бәдретдинова.