Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов шәрә килеш күбеккә чумган фотосын күрсәтте

“Туалетка утырып, фотога төшәсе генә калган инде”, дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Илназ Гарипов шәрә килеш күбеккә чумган фотосын күрсәтте

Җырчы Илназ Гарипов шәрә килеш күбеккә чумган фотосын инстаграмына куйган.

Халык аны кем дип кенә атамаган: күбекбатыр, татар Посейдоны, Г.Тукайның “су атасы”, ә күбекле сакалы булгач, “су бабасы” да дигәннәр.

“Туалетка утырып, фотога төшәсе генә калган инде”, “Әстәгы, төнлә күрсәң, йөрәгеңә сердце була”, “Ит-ат гомеренең беренче 30 елы шундый авыр буладыр инде ул”, “Кайчан өйләнәсең? Сиңа точно хатын кирәк” дип яза инстачылар.

“Ир-ат кеше өйләнсә дә, яше барса да, сөйгәненә бала шикелле инде. Кияүгә чыгарга теләгән кызларга бу фото алдан кисәтеп куя: ваннага пенасыз кермиячәк ул”, - дигән берсе.

“Тагын нишлисегез калды инде, җырчылар? Ыштаныгызны төшереп, хәшәрәтләрегезне күрсәтеп кенә төшерәсегез калды. Өйләнергә вакыт инде, картаеп бетәсең бит”, - дип тә әрләгәннәр Илназны.

“Бераз шатлана да белергә кирәк инде! Бу бит кызык. Кешегә ярамас җире дә куренми. Шушындый моңсу көз айларында күңелне генә күтәрә!” – дип яклап язган җырчыны икенчесе.

Тагын бер инстачы хәтта шигырь иҗат иткән:

“Абау, җаным, нишләдең?

Нигә алай акайдың?

Утырма син кубектә!

Әйдә киттек кибеткә!

Анда кызлар тараталар,

Алар сине яраталар!”

“Монда уенчык үрдәк кенә җитми инде”, “Телефоның суга төшеп китмәсен, чамала”, “Телефоныңда утырып, юынырга онытма” дип кисәтәләр Илназны инстачылар.

“Син Бузовадан калышмыйм дип тырышасыңмы соң?” – дип сорый берсе. Сүз уңаеннан, бер ел элек Илназ Гарипов Ольга Бузованың Казанда узган коцертында татарча җырлар башкарган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100