Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова нигә микрофонсыз җырлый алмый?

“Болгар” радиосында “Сәхнәдәш” тапшыруында татар эстрадасы җырчылары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова кунакта булды. Тапшыруда алар алып баручы Айгөл Хәйруллина белән популярлык дәрәҗәсенең нәрсәдә чагылганын белергә тырышты. “Ильмира Нәгыймовага чәчәкләрне күбрәк бирә торганнардыр, аның белән генә бәяләп булмыйдыр”, - дип нәтиҗәгә килде алып баручы. Ә артистлар үзләре бу хакта ни уйлый?

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова нигә микрофонсыз җырлый алмый?

– Кеше күбрәк аның җырларын, үзен белә, еш кына телевидение һәм радиодан әйләндерү шулай ук кешене популярлаштыра. Ильмираның бик күп хитлары бар: “Гомер үтеп бара”, “Буламы соң” һ.б. җырлары. Ул зур сәхнәгә миңа караганда беренчерәк адым ясады. Мин арттан гына килеп төштем, - диде Руслан Кираметдинов.

– Миңа калса, Русланны күбрәк яраталардыр. Мин хәзерге вакытта ияреп кенә йөрүче. Минем фикеремчә, Русланны халык күбрәк ярата, чөнки аның тавышы халыкчан, көчле. Минем “микрофонный” тавыш кына, мин микрофонсыз кычкырып җырлый алмыйм, чөнки тавышым шундый: нәзек, тын гына. Сөйләшкәндә дә мине ишетмиләр, кайвакыт Русланның әтисе белән әнисе миңа үпкәли. Чөнки мин аңа, кулны селтәмичә: “Сәлам, әти!” – дип әйтәм, ишетми ул мине. Күрсен өчен, үпкәләмәсеннәр өчен хәзер гел кулымны гына селким, - дип сөйләде Ильмира Нәгыймова.

– Минем уйлавым буенча ,Ильмира популяррак, – дип ахыргы сүзен әйтте Руслан Кираметдинов.

– Икегезне дә чагыштыра торган түгел, икегез дә популяр, икегезнең дә җырларын беләләр, яратып тыңлыйлар, - дигән нәтиҗә ясады тапшыру алып баручысы Айгөл Хәйруллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100