Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов яшь чакта балалары аны кем дип йөрткән? Гүзәл Уразова гаилә серен сөйләгән

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсендә подписчиклары арасында сөйгән ярларыгызга ничек дәшәсез, дип сораган.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов яшь чакта балалары аны кем дип йөрткән? Гүзәл Уразова гаилә серен сөйләгән
"Кичә: "Сөйгән ярларыгызга кем дип эндәшәсез?" - дип сораган идем. 
 
Кобра, Аҗдаһа, Пингвин, Сандугач, Псишка, Солнышко, Алтыным... - кемнәр генә юк икән безнең подписчиклар арасында! Ничек кенә бер-берегезгә эндәшсәгез дә, арагызда булган мәхәббәт сүрелмәсен, бу - иң мөһиме.

Ә исемнәр арасында лидер - "Җаным". Әйтергә дә уңайлы, матур да. Беләсезме, балалар бәләкәйрәк чакта Илдарның исемен шулай дип уйлыйлар иде. Садикта: "Әтиеңнең исеме ничек?" - дип сораганнар да: "Җаным", - дип торалар икән. Илдар дигәнгә вообще ышанмый иделәр.

Матур көннәр сезгә, Җаныкайларым! Мин сезгә шулай дип эндәшермен, ярыймы? Пингвинчикларым - как то не то", - дип язган Гүзәл Уразова.

Гүзәл Уразованың подписчиклары арасында үзенчәлкле комментарийлар да калдыручылар бар: "Картым дия идем", "Иптәшемә Бабаем дип, ә ул миңа Карчыгым дип эндәшә", "Ә миңа иптәшем "мамочка" дип 36 ел эндәшә!", "Мин үз иптәшемә бәбкәм дип эндәшергә яратам, аңа да шулай ошый", "Керфек бөртегем дип дәшәм", "Алма кисәгем дип әйтәм", "Усал Марҗа дип эндәшәм", "Ирем миңа Галиябануым, Галиябану ди. Мин инде Хәлилем димим. Кияүгә чыкканнан бирле Мөхәммәтова дип әйтеп өйрәнгән", - дип язалар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичә: "Сөйгән ярларыгызга кем дип эндәшәсез?" - дип сораган идем. Кобра, Аҗдаһа, Пингвин, Сандугач, Псишка, Солнышко, Алтыным... - кемнәр генә юк икән безнең подписчиклар арасында! Ничек кенә бер-берегезгә эндәшсәгез дә, арагызда булган мәхәббәт сүрелмәсен, бу - иң мөһиме. Ә исемнәр арасында лидер - "Җаным". Әйтергә дә уңайлы, матур да. Беләсезме, балалар бәләкәйрәк чакта Ильдарның исемен шулай дип уйлыйлар иде. Садикта: "Әтиеңнең исеме ничек?" - дип сораганнар да: "Җаным", - дип торалар икән. Ильдар дигәнгә вообще ышанмый иделәр Матур көннәр сезгә, Җаныкайларым! Мин сезгә шулай дип эндәшермен, ярыймы? Пингвинчикларым - как то не то Style: @serginnetti Foto: @natalyaminnullina #гузельуразова #жаным

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100