Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“И, мескеннең киеме юктыр”... Лилия Хәйруллина мондый комментарийларга ничек карый?

Лилия Хәйруллина кыска “шортик” киеп фотога төшкән. Әлеге фото белән ул үзенең Instagram челтәрендә бүлешкән. “Шортик” кыска булу сәбәпле, Лилиянең тамашачысы аңа төрле комментарийлар юллаган.

news_top_970_100
“И, мескеннең киеме юктыр”... Лилия Хәйруллина мондый комментарийларга ничек карый?

Җырчы Лилия Хәйруллина татар эстрадасында эпатаж җырчыларның берсе. Сәхнә күлмәкләре дә күп җырчыларныкыннан аерылып тора. Лилия үзенең "Instagram" челтәренә: "И, мескеннең киеме юктыр", - дип кызганып карардай фото керткән. Без җырчының үзе белән аралашып алдык.

- Лилия, фото астында язылган сүзләрне укыйсыңмы?

- Бөтенесен дә укыйм дип әйтә алмыйм. Нәрсә язганнар?

- “Маймыл”, “и, мескеннең киеме юктыр”, “ыштансыз гына утырып төшәргә иде”, “бер дә матур түгел, әллә нинди рус кызын хәтерләтә”. Бу типтагы комментарийлар турында сүз бара.

- Ул фотоның нәрсәсе бар соң?! Һәр кешенең үз фикере бар. Бөтен кешегә дә ошарга тырышмыйм. Аларга бернәрсә дә дәлиллисем килми, шуңа күрә әлеге сүзләргә мин нормаль карашта.

- Фотода син шортиктамы?

- Махсус рәвештә бәйләнмәсеннәр дип “шортик” дип язып куйдым бит. Урамда җәй, шортик киеп йөрүнең бернәрсәсен дә күрмим. Озын шортик була алмый. Озын булса, чалбар була бит инде ул.

- Әлеге сүзләргә җавап бирмисең?

- Юк, нәрсәгә кирәк ул?! Аларның фикерен үзгәртәм дип, вакыт уздырып утырмыйм. Яраткан кешеләр мине ярата. Аннан соң ул “просто шортик”, аңлыйсызмы?! Мин бит шәрә килеш төшмәгәнмен. Әлеге костюмны (шортикның өсте дә бар) мин Америкадан алып кайттым.

Лилиянең: “Яраткан кешеләр мине ярата”, - дигән сүзе дөрес. Фото астында: “Җәйге супер портрет”, “син шундый матур”, - дигән сүзләр дә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100