Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Газаплама инде, кайт": Илсөя Бәдретдинованы икенче хатынлыкка кыстаучы ир карт әнисенә сюрприз ясарга җыена - видео

Балтач кешесе Илнур инде күптәннән җырчыга күз атып йөри.

news_top_970_100
"Газаплама инде, кайт": Илсөя Бәдретдинованы икенче хатынлыкка кыстаучы ир карт әнисенә сюрприз ясарга җыена - видео
Моңарчы Илнур концертка хатыны Зөлфия белән килә торган булган. Ул инде күптән, гыйнварда ук Илсөягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, хатыны, җырчы һәм бу ир үзе - өчәү гаилә булып яшәргә хыялланган иде. 
  • Илсөя Бәдретдинованы икенче хатын итеп чакыралар: ир киемен юып, хатыны ашарга пешереп торырга әзер, дип язган идек.
Илнурның бу хыялын әнисе ишеткән. "Мин исән вакытта, берсен генә алып кайтырсың", - дип улына әйткән. Шуңа күрә Илнур бу юлы концертка үзе генә килгән. Һәм ул кабат сәхнәгә чыгып Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

"Әнигә сюрприз ясыйсы килә. Концертка Зөлфия белән килергә туры килгән иде. Зөлфия дә, мин дә Илсөяне яраткач, бергә-бергә ничектер яшәрбез дип уйлаган идек. Әни бу сүзне ишеткән. Мин исән вакытта, берсен генә алып кайтырсың, ди. Шуңа күрә мин бүген Зөлфиясез килдем. Мин үзем бик тыйнак, сабыр кеше. Дусларым миннән келәшчәсез сүз дә тартып алып булмый, ди. Менә елга бер тапкыр Илсөянең концертына килгәч, башым китә. Теләсә ни сөйли дип ачулана күрмәгез", - ди гашыйк Илнур.

Илсөя үзе бу көлкеле видеоны инстаграмга куйды. "Балтач бит бу. Таныдыгызмы? Бу бит Илнур", ди язган ул.

Инстачылар исә Илнурны үз итә. "Газаплама инде, кайт", дип Илсөягә киңәш бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100