Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың тормышындагы авыр мизгелләре: автобуска акчасы булмаган, чит кешенең баласын имезгән һәм гаиләсе белән хушлашкан

Гүзәл Уразованың тормышындагы авыр мизгелләре: автобуска акчасы булмаган, чит кешенең баласын имезгән һәм гаиләсе белән хушлашкан

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың  тормышындагы авыр мизгелләре: автобуска акчасы булмаган, чит кешенең баласын имезгән һәм гаиләсе белән хушлашкан

"Адәм белән Һава" тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова тормышындагы иң авыр мизгелләрне искә төшерде.

“Әти-әнидән аерылып, 1999 елда Казанга килү авыр булды. Бик сагына идем. Студент вакытта поездга акча җитсә, кайтып китә идем. Аннан төялеп киләм бит инде. Бервакыт телеграфка барырга акча юк. Яшәгән җирдән үзәккә бару өчен троллейбуска, автобуска утырырга кирәк. Сумка төбеннән жетонга җитәрлек акча таптым. Кыш көне шәһәр үзәгенә кадәр җәяү бардым, чөнки транспортка утырсам шалтыратырга акча калмый. Бик озак бардым. Әнигә шалтыратып, елап җибәрдем. Әни, минем акча да юк, дидем. Шундый мизгелләр дә булды", - дип күз яшьләре аша сөйләде җырчы.

Җырчы күңелендә уелып калган тагын бер вакыйга турында сөйләде. Гүзәл Уразова кызы Элларига бер ай булган чакта Мәскәүгә концерта катнашырга чыгып китә. Начар һава торышы аркасында, ул утырган очкыч һәм тагын 44 самолет, Түбән Новгород аэропортына төшә. 

“Мәскәү бер самолетны да кабул итми. Ә минем бала имезгән вакытым, тулыштым. Күкрәк баласы эзләдем. Бар! Аэропортта чит баланы имезәм, чөнки кирәкле әйберләрем багажда, ә аны бирмиләр. Дөнья беткәнмени? 

Ашыгыч самолет әзерләделәр, мин ничектер шунда эләктем. Оча торган түгел, самолет чайкала. Ничек очканбыздыр, белмим... Мин шунда тормыш белән хушлаштым. Илдарга, әти-әнигә шалтыратып, хушлаштым. Мәскәүгә төштем, бөтен дөнья “бөке”дә. Миңа такси чакыртып куйганнар иде. Ул мескен мине көне буе көткән һәм киткән. 

“Космос” залына йөгереп кереп җиттем һәм кешеләр чыга башладылар. Күз алдыгызга китерәсезме? Мәскәүгә бер тәүлек килдем. 1-2 кеше киемен алырга чыга башлады. Мин йөгереп килеп кердем һәм елап җибәрдем. Оештыручылар мине күреп калган. “Нишләп елап торасың, әйдә концертны бетерерсең”,  диделәр. Халык таралмады. Елый-елый сәхнәгә чыктым һәм өч тапкыр “Тимәсен тик күзләрең”не җырлаттылар. Мәскәү котырып, аягурә басып тыңлады. Бу концертны беркайчан да оныта алмыйм. Андый концерт башка булмады”, - дип искә алды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100