Гүзәл Уразова русча җырлый башлаган. Ул тамашачылары хозурына "Любили" дип аталган җыр тәкъдим итте.
Җырны "Матур җыр", "Син - супер", "Көн буе тыңлап йөрим" дип бәяләгәннәр.
"Уразовага ел саен ТМТВ премиясе алу туйдырган, "Золотой грамофонга" юнәлгән.
"Үзенең аерылып торуын югалта. Кызганыч", - дип бәяләүчеләр дә бар.
Әле күптән түгел генә Гүзәл Уразова инстадусларын тәрегә охшаган элементлары булган муенча киеп шаккаттырган иде.