Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева "Әниегез кайда соң сезнең?.." дип сораучыларга җавап биргән

Гөлназ Сираева "Әниегез кайда соң сезнең?.." дип сораучыларга җавап биргән

news_top_970_100
Гөлназ Сираева "Әниегез кайда соң сезнең?.." дип сораучыларга җавап биргән
Гөлназ Сираева әнисе турында хатирәләрен яңарткан.

"Әниегез кайда соң сезнең?.." "Нишләп Инстаграмга гел әтиегезне генә куясыз" дип язучыларга җавап бирәм.

Бүген әниемә 64 яшь тулган булыр иде... Ләкин, кызганычка каршы, аның безнең арабыздан китүенә инде 16 елга якын...

8 октябь минем өчен аеруча якын көн. Ул минем әнинең туган көне. Юксынам. 

Әни турында иң кызыклы фактларны язасым килә:

Белеме буенча табиб, әмма гомере буе чәчтараш булып эшләгән. (Укол ясарга, банкалар, горчичниклар куярга, нинди таблетка эчәргә икәнен әни миңа бакчадан диярлек өйрәтте).
Балачакта бик җырлыйсы килгән, музыкалкага 3 тапкыр кереп караган, әмма тавышы юк дип кабул итмәгәннәр. (Шуңа күрәдер, мине музыка мәктәбенә 5 яшьтән йөртә башлады).
Әни бик тә пешерергә ярата иде, өйдә ашарга күп һәм тәмле иде. Иң яратып пешергән ризыгы - Бәлеш. (Шуңадырмы, бәлеш пешерүе миңа бик җиңел, манный пешергән кебек кенә).
Әни - диктатор! Тыңламыйча ярамый иде. Башың белән стенага бәрсәң дә, файдасыз.
Әни Джуна Давиташвилиның укучысы, көчле биоэнергиясе бар иде һәм кешеләрне дәвалад (ниндидер көчләр миндә дә бар, сизәм).
Туганым белән мине ул бик ярата иде.

Әни Минзәләдә үскән, анда 65-70 процент халык руслар, әтигә кияүгә чыкканда татарча 2 сүзне дә кушып әйтә алмаган, ә әти авыл егете, татарча гына сөйләшкән. Кыска гына вакыт эчендә ул татарча сөйләшергә генә түгел, язарга һәм укырга да өйрәнгән. Менә шул ул мәхәббәт", - дип яза Гөлназ Сираева. 

"Әниегез белән бик якын таныш булмасам да, чәч кистерергә йөрдек, соңгы елларны бик авырып йөрде, тәмле телле ханым иде, иптәшләре бик сагына, барган саен искә алалар. Урыны оҗмахта булсын!"
"Ул сезне бик яратты, синең белән дә, Рамил белән дә горурланды".
"Матур итеп язуың хәер-дога булып барсын",
"Синең җырларыңны тыңларга ярата иде".
"Бик авыр якын кешеләрне югалту, кыз балага бигрәк тә әни кирәк бит", - дип язган Гөлназның дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100