Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова фотоларга эчен каплап төшә башлаган, ник икәнен инстадуслары ачыклаган

Соңгы арада “Instagram” челтәрендә Гөлназ Шәрипҗанованы күзәтеп баручылар җырчының түгәрәкләнеп китүенә игътибар итә. Соңгы араларда фотоларда гел эчен каплап төшүен күреп алганнар. Гөлназдан “Бәби көтәсезме әллә?” дип сораучылар да бар икән. Бу имеш-мимешләр генәме, әллә чыннан да Асылбикәне апа итәргә җыеналармы? “Интертат” хәбәрчесе бу хакта җырчының үзеннән сорады.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова фотоларга эчен каплап төшә башлаган, ник икәнен инстадуслары ачыклаган

“Абау, кемнәр тарата икән мондый гайбәтне? Беренче тапкыр гына ишетүем түгел. Барысы да имеш-мимешләр генә. Мине соңгы фотоларымда, бераз гына вес җыйганга һәм бик үк уңышлы чыкмаганга, “йөкле икән” дип уйлаганнардыр инде. Тазарып кына киттем. Фотосурәтләрдә эчемне махсус каплап төшмәдем. Кемнең кемдә нинди эше бар? Әлегә Илсур белән икенче бәби алып кайтырга җыенмыйбыз. Андый шатлыклы вакыйганы, һичшиксез, тамашачылар белми калмас. Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнәбез, ике яңа җыр яздыртырга планлаштырдык. Тиздән “Әниләр һәм бәбиләр” концерт программасы белән гастрольләр башлана”, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100