Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүзә Зиатдинова авыр югалтуы белән уртаклашты: "Соңгы күрешү, соңгы очрашу булган икән бит..."

Туксанынчы елларда популяр булган җырчы Гөлүзә Зиатдинова Инстаграм битендә авыр кайгысы белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Гөлүзә Зиатдинова авыр югалтуы белән уртаклашты: "Соңгы күрешү, соңгы очрашу булган икән бит..."
"Кайгылы хәбәр алдым. Кадерле әткәем, син бит бүген иртән безне ташлап, якты дөньядан китеп баргансың. Киткәндә миңа: "Соңгы очрашу булмасын", - дигәч, йөгереп барып үзеңне кочаклап үпкән дә идем. Соңгы күрешү, соңгы очрашу булган икән бит, минем яраткан әткәем! Әле минем менә киткәндә төшереп алган соңгы фотога карап, күзләремнән туктаусыз яшьләр коела.

Бергә балалар, оныклар җыелышып, кулларына гармуныңны да алып, рәхәтләнеп утырган идек, бик шат идең. Әле болар хәзер якты истәлек кенә булып кала инде.

Урының оҗмахта, рухың шат булсын, кадерле әткәем - Зиатдинов Әзһәр Зиатдин улы. Син минем өчен дөньяның иң акыллы, сабыр, тырыш, ярдәмчел, кайгыртучан кешесе идең. Тыныч йокла, әтием!" - дип язган Гөлүзә Зиатдинова.

Халык әлеге язма астында Гөлүзә Зиатдинованың кайгысын уртаклашкан.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100