Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны халыкка дип әзерләгән бүләкләрне Илсөя Бәдретдиновага биреп бетергән дип шикләнәләр

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Нурлат районы Түбән Нурлат авылында “Тямаев-фест” бәйрәмен уздырды. Илсөя Бәдретдинова "өйдә кайнар суым бетте, эмалированный тазларың юкмы", дип Фирдүс Тямаевтан таз сорый башлаган. Тямаев бүләк иткән. Хәзер Фирдүс Тямаевны бүләккә дип әзерләнгән бөтен тазларны Илсөя Бәдретдиновага биреп бетерде дип шелтәлиләр.. Бу хакта җырчының Инстаграм сәхифәсендә язганнар.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны халыкка дип әзерләгән бүләкләрне Илсөя Бәдретдиновага биреп бетергән дип шикләнәләр

– Әгәр дә һәрбер районда Фирдүс кебек кеше булса, без бөтенләй бүтән дәрәҗәдә яшәгән булыр идек. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, Фирдүстән беркемгә дә тынычлык юк. Бөтен татар эстрадасын, бөтен Татарстанны “дер” селкетеп тора ул, чукынчык. Бөтен дөньяны кубарып бәрә торган бер нәрсә! Ике атна инде безнең фатирда кайнар суны туктаттылар, бу тазикларны газга утыртып булмый, берәр “эмалированный” таз юкмы? – дип сорый сәхнәдә басып торучы Илсөя Бәдретдинова.

– Бар! Табам, брат! – дип җавап кайтара аңа Фирдүс.

– Бу бит бәләкәй! Син монда кара... – ди Илсөя Бәдретдинова һәм башка таз сорап мөрәҗәгать итә.

“Нишләп Тямаев бөтен тазларны Илсөягә бирде, кунакка килгән халыкка таратсын иде”, - дип шелтәләп язган халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100