Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев әнисенә үзен "күчтәнәч" итеп җибәргән - кызык видео

Фирдүс Тямаев әнисенә үзен "күчтәнәч" итеп җибәргән - кызык видео

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев әнисенә үзен "күчтәнәч" итеп җибәргән - кызык видео
Фирдүс Тямаев әнисе Галия ханымга сюрприз ясаган. Кызыклы видеоны җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

"Әниемә әйтмичә генә кайтып кердем. Авыл тормышын үзегез беләсез, әни гел үзенең стилендә", - дип яза ул.

Фирдүс юлда кайтышлый әнисенә шалтырата. "Әни, хәзер сиңа күчтәнәч кертәләр, чыгып алырсың әле", - ди ул.

Әнисе исә бу вакытта казлар өчен урын бүлеп йөри икән. Ул өйдә йөри торган эш киемнәреннән генә капка төбенә чыга. Шунда "күчтәнәч" Фирдүсне күреп шакката. Үзе көлә, үзе киеменнән оялып, капка артына кереп китә.

Аннары алар әниле-уллы утырып, авыл хәлләрен сөйләшәләр. Ничә үгез, ничә каз, ат булуын барлыйлар. Галия ханым казлар урнаштырырга урын калмавына зарланып та куя. Атның гел аягы имгәнүен әйтә. Фирдүс әнисенә хайваннарын бетерергә кирәк дип киңәш итә. Галия ханым "казлар гына калды", ди. Аннары сүз иярә сүз чыгып үгезләр дә булуы ачыклана.

Фирдүс әнисен үзе янына яшәргә чакыра. "Яшәргә килмим, кунакка барам. Нигезне ташламыйм, өй бетсә, син кая кайтасың аннары", - ди Галия ханым.

Инстачылар да бу видеоны ошаткан, Фирдүснең әнисенә дә, үзенә дә сокланалар.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100