Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова кызына "зеленый кәҗә" бирә - кызык видео

Фирдүс Ландышның балалары белән "җитди" әңгәмә оештырган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова кызына "зеленый кәҗә" бирә - кызык видео
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә җырчының алдына ук менеп утырган. Фирдүс аңа "зеленый кәҗә алып кайтам" дип ышандыра. “Зеленый кәҗәмне сиңа бирәм”, ди Фирдүс Ләйләгә.

Шуннан соң ул Гомәргә мөрәҗәгать итә: “Тагын нәрсә алып кайтыйм соң сиңа?” Гомәр исә шактый гына уйланып торганнан соң, “тычкан” дип җавап бирә. Балага тычкан кирәк икән.

Фирдүс шаккатып, кабат-кабат сорагач та, Гомәр тычкан таләп итә. Шуннан Фирдүс өендәге алты тычкан турында сөйли башлый. “Минем өйдә менә алты тычкан бар. Алып кайтам мин сиңа, яме. Берсенең исеме Фи-фи, берсенеке Ки-ки, өченчесе – Ку-ку. Мин сиңа Ки-кине алып кайтам яме. Ку-ку белән Ки-кины алып кайтам, яме”, - ди җырчы. Үзе дә елмаюдан тыела алмый.

Көлеп утырган Ләйлә дә әңгәмәгә кушыла. “Алар сыр ашыйлар”, - ди ул. Фирдүснекеләр исә печән дә ашый икән. “Алар бар нәрсәне дә ашый, печән дә ашыйлар. Ки-ки сыр ашамый, сыр ашаса, аның башы авырта”, - дип балаларны көлдерә җырчы.

Ләйлә дә югалып калмый, “сыер түгел, сыр”, дип Фирдүс абыйсыннан көлә.

Инстачылар Ландышның балаларына, Фирдүснең сүз байлыгына шакката.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100