Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхи турында роман яза: "Синең мине ташлап китүең романымның төп өлешен үзгәртте"

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхи турында роман яза: "Синең мине ташлап китүең романымның төп өлешен үзгәртте"

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхи турында роман яза: "Синең мине ташлап китүең романымның төп өлешен үзгәртте"
Фирүзә Ибәтуллина апасы - Хәния Фәрхи турында уйлануларын язган."Язмышларны үзгәртеп булса да, тәкъдирләрне үзгәртеп булмый шул, Кояшым, булмый. Мин бит сине көтәм һаман, һаман, менә телефоным шалтырыр да, сиңа гына хас булган назлы тавышың белән әйтерсең кебек.Апай, сәлам, ничек күз нурым хәлләрең? Белсәң икән ничек сагындым. Әйттем мин сиңа, минем янда Казанда кал, икәү булсак, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас дип. Апау, күрәчәкне алдан күреп булмый шул Кояшым, булмый. Нигәдер туган як тартты шул үзенә. Син миңа күпме ярдәм иттең бәгырем, авылдан килеп университетның ишеген дә ачарга курыккан үсмер кызга. "Курыкма, алтыным, синең бит мин бар", - дип канатлар куйдың. Ә син хаклы иңең, чөнки 15-20 йортлык урман эчендәге авылдан чыгып Мәскәү кадәр Мәскәүдә үз сукмагың, юлыңны үз көчең белән ярдың. Рәхмәт сиңа Кояшым, син миңа ышыныч канатлары куйдың, мин ул югары уку йортларына үттем, гомеремнең иң матур, чәчәк аткан вакытында Казанда яшәдем. Бик-бик сагындым Апау, бүген артык ярсыдым шикелле. Кулга аласы иде дә бит, минем бит әле сиңа вәгъдә иткән романымны язып бетерәсе бар. Син бит аны язарга тәкъдим иттең, синең мине ташлап китүең романымның төп өлешен бөтенләе белән кырыкка үзгәртте, хәзер мин язар юлдан тайпылдым Апау. Ул яңа көчне кайдан алырга, кайдан? Синең "апай, сагандым" дип дәшүең җитми бит йөрәк парәм".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100