Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның хатыны Эльмира: “Продюсердан киткәч, Филүскә базардан костюм-чалбар алдык, чөнки тектерергә акчабыз юк иде”

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны Эльмира “Инстаграм”га җырчының мөстәкыйль иҗат юлы һәм ничек итеп ирененең директоры булып китүе турында язды.

news_top_970_100
Филүс Каһировның хатыны Эльмира: “Продюсердан киткәч, Филүскә базардан костюм-чалбар алдык, чөнки тектерергә акчабыз юк иде”

- Миңа еш кына журналистлар гына түгел, гадәти кешеләрдән дә “Артист хатыны булу кыенмы?”, “Бергә эшләү авырмы?”, “Концертлар оештыру ничегрәк?” “Филүсне “поклонница”ларына көнлисеңме?” “Син иреңнең продюсерымы, администраторымы, директорымы?” кебек сораулар ишетергә туры килә, - дип яза Эльмира

Димәк, серләрне ачар вакыт җитте. Мин ничек иремнең директоры булдым соң? Күпләргә мәгълүм, Филүс берничә ел продюсер белән эшләде. 2013 елның 17 декабрендә безнең тормыштагы “икс” көне килеп җитте. Бу көнне без мөстәкыйль эшләргә дигән карар кылдык. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге карарга килүгә минем фикер шулай ук үз ролен уйнады. Дөрес, Филүс өчен ул җиңелләрдән булмады. Әмма мин үз өстемә барлык җаваплылыкны алып, “безне алда якты киләчәк көтә” дип үз сүземдә тордым. Мөгаен, ул мизгелдә мин хаклы булганмындыр.

Безнең өчен катлаулы чор башланды. Берничә елга сузылган аңлашуларга җентекле тукталып тормыйм. Без бернәрсәсез калдык. Аранжировкалар, җырга, аны башкаруга, клипларга булган хокуклар, концерт костюмнары, администраторлар белән элемтәләр – берсе дә юк.

“Чишелмәслек мәсьәләләр юк” дип уйладык ул вакытта. Һәм...ялгышмадык.

Филүс бер ел тирәсе сәхнәгә чыкмады. Шул вакытта без яхшы администратор табарга кирәк дигән фикергә килдек. Чөнки концертлар оештыру буенча тәҗрибә бөтенләй юк бездә. Минем уемда бер кандидатура бар иде-барын. Филүскә: “Барып сөйләшеп кара әле” дидем. Бу Чулпан Хөббәтуллина иде. Әмма ул: “Сиңа нәрсәгә администратор, үзегез башкарып карагыз” дигән. Рәхмәт аңа!

Инде хәзер нәрсәдән башларга? Иншаллаһ, тугры дуслар, коллегалар “Мирас” ансамбле җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин һәм Замирә Рәҗәпова-Куприянова “Без сезнең белән” белән дип ышаныч өстәде. Алардан башка башкарып чыга алмас идек.

Беренче эш итеп заллар табып, концерт графигы төзергә кирәк иде. Блокнот белән ручка алып, Данир Сабировның хатыны Миләүшә янына киттек. Ул шәһәрләр, концерт заллары, администратор номерлары гына биреп калмады, нәрсә әйтергә, ничек сөйләшергә кирәклеген дә, нинди документлар җыясын да чәйнәп каптырды. Шуннан соң без шәхси эшмәкәр булып теркәлдек. “Бик зур” сәүдә үзәгенә барып, яңа костюм-чалбар алдык. Ул вакытта концерт костюмы тектерергә мөмкинлегебез юк иде әле. Төрле шәһәрләргә шалтыратып, концерт көннәре алдык һәм Рөстәм Рәхмәтуллин, Замирә Куприянова белән концерт программасы уйлый башладык. Ә ул җиңелләрдән генә бирелмәде. Чөнки бу җырны җырларга ярамый, монысына хокук юк, монысы өчен судка бирергә мөмкиннәр... Бер сүз белән әйткәндә, бармактан суырдык.

Бу вакытта безнең тормышта ачы югалту һәм татлы табыш та булды. Иң элек әнием вафат булды, аннан соң улыбыз Айдар туды. Шуннан соң минем үз-үземә ышанычым тагын да артты. Минем әни Филүсне бик каты ярата иде. Хәтта миннән дә ныграк түгелме икән? Мин шулвакыт Филүскә: “Әнинең рухы шат булсын өчен эшләячәкбез” дидем. Артка юл юк иде. Чөнки ул Филүс Каһировның яңа тормышка бу адымы өчен иң беренчеләрдән булып сөенгән булыр иде. Ә улыбыз туу – күктән бирелгән бер сигнал иде.

Командадагы һәр кешенең ярдәме безгә сынарга юл куймады. Без бернидән дә курыкмыйча алга атладык. Состав бар, программа бар, сценарий язылган. Шулай итеп, беренче мөстәкыйль гастрольләр башланды.

Беренче мәлләрдә мин концертларга йөрермен дип уйламадым да. Бу хакта сөйләшү уйда да булмады хәтта! Балабызга 3,5 ай. Мин – декрет ялындагы әни. Иремә оештыру эшләрендә булышам да бетте...

Әмма нәкъ менә беренче концерт алдыннан ук, мин Филүс янында булсам, яхшырак булыр дигән фикергә килдек. Беренче тапкыр үзебез генә, концертлар белән. Ничек? Ни өчен? Дөрес, без бу вакытта әниебезнең – Филүснең әнисенең фатыйхасын алырга тиеш идек. Чөнки кулыбызда кечкенә бала! Ул, әлбәттә, дүрт куллап риза иде. Бүгенге көнгә кадәр ул безгә балалар карарга ярдәм итә. Аллага шөкер, каенанамнан уңдым. Балабызның көннәр буе смесь ашавына тыныч карадык. Ә кичен исә концерттан соң улыбыз янына кайттык. Ә 4-5 айда аны үзебез белән ала башладык.

Шулай итеп, без үзебез дә сизмәстән бергә эшли башладык. Бу миңа хәзергә чаклы әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Бу – минеке! Дөрес, мине төркемнең администраторы, директоры, продюсеры итеп рәсми рәвештә беркем билгеләп куймады. Дөресен генә әйткәндә, мин кем вазыйфасын башкаруымны да белмим. Концертларда Филүс мине төркемебезнең җитәкчесе дип атый, мин исә уен-көлке белән “мин директор” дим. Төркемдәгеләр өчен мин “шеф”. Радик Иванович исә “Филүс Каһировның бердәнбер продюсеры” ди.

Чынлыкта, мин Филүснең уң кулы һәм сул яктан илһамчысыдыр. Минем өстә Филүсне иҗат эшеннән читләштермичә, барлык вак-төякне хәл итү тора. Мин җитди һәм принципиаль. Әмма үземне гаделгә саныйм. Мин таләп итәм, әмма шул ук вакытта рәхмәтле дә була беләм. Мин барысы да идеаль булуын яратам, кабатланырга теләмим. Һәр көн тагын ни уйлап, эшләп була дип баш ватам. Мин состав җыюга да бик четерекле карыйм, репертуар сайлаганда да сайлау хокукым бар. Һәрвакыт төркемдәгеләрдән ярдәм сорыйм, чөнки бездә фантазиягә бай кешеләр эшли. Банальлек яратмыйм.

Дөрес, мин Филүс белән сөйләшмичә, аның ризалыгыннан башка берни дә эшләмим. Ахыргы сүзне һәрвакыт ул әйтә. Кайвакыт авыр, бик авыр чаклар да була.

Безнең быелгы сезонданы фильмны хәтерлисезме? Былтыр әлеге идея тугач, мин хәтта йоклый да алмадым. Ничек төшерергә дип баш ваттым. Идея башымда йөрде, ә сүз белән әйтеп бирә алмадым. Шулвакыт мин көтмәгәндә инстаграмда “Һава проект” төшергән роликны күреп алдым. Күрдем дә, инде фильмны үз уемда төшереп тә куйдым. Без бу компания белән алданрак хезмәттәшлек иткән идек. Шундук продюсерының номерын җыеп, теләгемне белдердем. Бу иң элек бер фильм идеясе иде. Аннары “Матч” каналыннан Мария Шәрәпова турында фильм карадым. Шуннан соң шундыйрак фильм беренче фильмның дәвамы булырга тиеш дигән карарга килдем. Шулай итеп, өченче фильм идеясе дә туды.

Оештыру эшләренә килгәндә, кайвакыт репетицияләргә берьюлы 15 кешене җыя алмаган вакытлар да була. Кассада расчет ясаганда килеп туган аңлашылмаучанлыклар, үз эшен җиренә җиткереп башкармаган оештыручылар, концерт залларында вакытның төгәл бүленүе кебек проблемалар да туа тора. Әмма һәр ситуациядән чыга белергә кирәк.

Дусларым! Бу безнең иҗади тормышның әле моңа кадәр сөйләнмәгән тарихының кыскача эчтәлеге генә.

Миңа калса, Филүс белән минем тормыш турында китап язарга була. Чөнки без утны да, суны да бергә кичтек. Мин Филүс Каһиров исемле җырчы тарихының бер өлеше булуым белән чиксез бәхетле, - дип язган Эльмира Каһирова. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«КАК Я СТАЛА ДИРЕКТОРОМ СВОЕГО МУЖА» ⠀ Продолжение.... Конечно сначала и речи не шло о том, чтобы я вообще ездила на концерты! Даже мысли не было. Ребёнку 3,5 месяца. Я мама в декрете. Ну помогла мужу все организовать и ладно. ⠀ Но прямо перед первым концертом мы решили, будет лучше, если я буду рядом (на всякий случай). Впервые САМИ, С КОНЦЕРТАМИКАК?ЧТО?ЗАЧЕМ? Конечно же тут мы должны были получить одобрение нашей мамы, МАМЫ Филюса Ведь у нас маленькая ляля на руках И что Вы думаете?! Конееееечно же она всеми руками и ногами была ЗА (по сей день она ооооочень помогает нам с детьми). Слава Богу со свекровью мне очень повезло. Мы абсолютно спокойно отнеслись к тому моменту, что весь день ребёнок будет на смеси, а вечером после каждого концерта мы возвращались к сыну (а в 4-5 мес начали брать Айдарика с собой на концерты) ⠀ Так, постепенно, мы даже сами не заметили и не поняли, как так произошло, что начали работать вместеМне конечно все это доставляло (и доставляет по сей день) огромное удовольствие. Это моё! Вот прям моё! Конечно же никто официально не назначал меня на должность администратора, директора или продюсера. Я даже и не знаю кем я являюсь на самом деле На концертах Филюс объявляет, что я руководитель НАШЕЙ ГРУППЫ, я в шутку говорю, что я ДИРЕКТОР, ребята в группе называют меня ШЕФомРадик Иванович называет меня ЕДИНСТВЕННЫМ ПРОДЮСЕРОМ ФИЛЮСА КАГИРОВА На самом деле я наверное просто ПРАВАЯ рука, и ЛЕВАЯ, муза, вдохновительница. Тот человек, который избавляет Филюса от заморочек, которыми ему абсолютно не стоит забивать голову, его задача думать о творчестве. А все остальное я беру на себя. Я строгая и принципиальная. Но считаю себя справедливой. Я требовательная, но благодарная. Я люблю, чтобы все было идеально. Я не люблю, чтобы было как у других. Я каждый день думаю о том, что можно придумать, чтобы было ещё лучше. Без пафоса, но красиво. Я щепетильна к выбору состава, я имею право голоса при выборе репертуара. Я всегда прошу помощи у состава, т.к у нас работают люди с офигенными фантазиями. Я не люблю банальность. ⠀ Но я НИКОГДА НЕ ДЕЛАЮ ..... ⠀ Ждите заключительную часть ЗАВТРА....

Публикация от Эльмира Кагирова (@kagirovaelmira86)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100