Фәрит Мөхәммәтшин илле ел бергә яшәгән хатынын кочаклап төшкән фотосын күрсәтте

9 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Ул үзенең хатыны белән төшкән фотоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

"Луиза Әкрамовна белән илле елга якын бергә яшибез. Ярты сүздән, ярты караштан бер-беребезне аңлыйбыз. Минем өчен иң авыры - Луизаның кәефе төшкәнен күрү. Ул - бөтен гаиләбез өчен рухи терәк. Кайчакта эштән шулхәтлек арып кайтам, берни күрәсе килми хәтта. Аның бер җылы сүзе җитә - бар да яхшыра", - дип яза Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу пост янына Айгөл Бариева комментарий язып калдырган. "Минем өчен ышанычлы, тугры, матур, чын гаиләнең иң зур үрнәге бу. Сезгә бәхет һәм озын гомер телим, кадерлеләребез", дигән ул.

Инстачылар да Мөхәммәтшиннар гаиләсенә соклана. "Фәрит абый, сезнең белән горурланабыз", дип язалар. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Почти 50 лет вместе с Луизой Акрамовной. С полуслова, с полувзгляда понимаем друг друга. Самое тяжелое чувство для меня – видеть Луизу расстроенной. Она - духовная опора для всей семьи. Иногда такой уставший возвращаюсь после тяжелого рабочего дня, что ничего видеть не хочется. Но одно лишь ее доброе слово - и все меняется. С Днем семьи, любви и верности, друзья! Пусть в ваших семьях царит любовь, взаимопонимание и благополучие!

Публикация от Фарид Мухаметшин (@farid.muhametshin)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Айзилә Батырханова "Яшьләр тукталышы"ннан кая китә?

"Яшьләр тукталышы" тапшыруы алып баручысы Айзилә Батырханова инстаграмда "Минем дә дүрт еллык тукталышым азагына якынлашты. "Яшьләр тукталышы" миңа бик күп танышулар бүләк итте. Рәхмәт сезгә", - дип, саубуллашу сүзләре язып куйган. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла