Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер хатынсыз гына әти булган

52 яшьлек артистның 2-3 яшьлек улы бар икән.

news_top_970_100
Танылган актер хатынсыз гына әти булган

Россиянең халык артисты, 52 яшьлек Евгений Мироновның 2–3 яшьлек улы булуын журналистлар белеп алган. Бу турыда «Вести» сайты хәбәр итте.

Суррогат ана табып биргән Петя исемле малаен Евгения Миронов берүзе үстерә. Бу бала берничә ел элек Алла Пугачева белән Максим Галкин гаиләсендәге игезәк балалар туган хастаханәдә дөньяга килгән.

Евгений Миронов шәхси тормышын бик нык яшерә. Шулай да журналистлар аның баласын караучыга да тапшырмавын ачыклаган. Артист бөтен вакытын баласы белән уздыра. Ул җитәкчелек иткән Милләтләр театры бинасында бала өчен аерым бүлмә дә ясалган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Евгений Мироновның 77 яшьлек әнисе оныгын бик ярата ди. Ул улының хатын таба алмавына да борчыла икән.

Артистлар арасында анасыз гына бала үстерүче аталар шактый. Мәсәлән, Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Сергей Зверев һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100