Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның йөргән кызы Гөлназ Асаевага аларны тынычлыкта калдырырга куша

Элвин Грейның “йөргән кызы” исеменнән язылган смс-хәбәрләрне Гөлназ “Татар-информ” хәбәрчесенә дә күрсәтте.

news_top_970_100
Элвин Грейның йөргән кызы Гөлназ Асаевага аларны тынычлыкта калдырырга куша

“Сәлам. Сиңа Радикның йөргән кызы яза. Безнең мөнәсәбәтләргә кысылма, аны тынычлыкта калдыр. Аңа син кирәк түгел. Яхшылап әйткәнне алмыйсың икән, начар булачак. Ул синең белән бары тик пиар өчен генә очрашып йөрде, ә болай мине ярата. Хәзер ул хастаханәдә ята, аңа тынычлык кирәк. Шуңа күрә шалтыратма һәм язма аңа”, – диелгән хәбәрдә.



“Әлеге хәбәр WhatsApp челтәренә килде, бик гаҗәпләндем инде. Радикның йөргән кызы бар микән, белмим. Берәүнең дә арасын өзәргә теләмим, бәхетле булсыннар. Минем телефон номерымны каян алган икән? Хәзер шуны тикшерәм. Кешеләр аңламаса да аңламас икән. Ничә тапкыр әйттем инде Радик миңа ошамый, аның белән булырга теләмим дип. Без аның белән дуслар, шуңа күрә хәлен белеп кенә язган идем. Ул бит хастаханәдә ята. Хәзер үзен яхшы хис итә. Ялсыз һәм көне-төне эшли, үзен бер дә сакламый инде. Миңа килгәндә, әлегә шәхси тормышымда үзгәрешләр юк. Кем мине кияүгә алсын инде? Минем бит өйгә кайтып кергәнем дә юк, ә ир-атларга игътибар кирәк”, - диде җырчы Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100