Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура ни өчен төркемнән киткән?

Элвин Грей командасының концерт директоры төркемнән киткән. Җырчы белән директор арасын кем бозган яки нинди мәче үткән? Бу сорауга Андрей Бажура үзе җавап бирде.

news_top_970_100
Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура ни өчен төркемнән киткән?

- Бу сорауны читләтеп узарга теләгән идем, билгеле. Нишлисең, җавап бирәм. Китү турында сөйләгәндә интрига, скандал, тикшерүләр кушып җибәрсәң әйбәт булыр иде. Кызганыч, алар юк. Чынлыкта Радик Юльякшин һәм аның продюсеры белән ике ел ярым элек таныштык. Дөресен генә әйткәндә, мин бу эшкә башка бизнестан килдем. Ул чакта мин үземне директор, концерт директоры вазыйфасында бөтенләй дә күрми идем.

Мин администратор, продюсерлык эшчәнлегенә Александр Слюсаренкога (Элвин Грейның продюсеры) рәхмәтле. Ул мине һәм команданы күп нәрсәгә өйрәтте. Концерт директоры артистның дусты да булырга, тиешле вакытта ситуацияне көчле контроль астына да ала белергә тиеш. Шул ук вакытта ул әле - ялланган хезмәткәр дә. Шушы нечкәлекләрне өйрәнү һәм аеру мөмкинлеге биргән өчен мин Радик Юльякшинга рәхмәтле. Безнең арада ниндидер аңлашылмаучанлыклар, бозылышу-кыскырышу юк. Дуслар кебек шалтыратышабыз, язышабыз. Хәзер исә Элвин Грейның концерт директоры Семен Прошко белән берничә уртак проект булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Безнең мөнәсәбәтләр менә дигән. Моны болай аңлатырга була: бер журналдан китеп, үз журналыңны булдыру кебек бу. Шуның белән шул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100