Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейга Хәния Фәрхине искә алу концертында "Әлдермешкә кайтам әле" җырын башкаруны композитор тыйган?

Радик Юльякшин бу хакта үзе сөйли.

news_top_970_100
Элвин Грейга Хәния Фәрхине искә алу концертында "Әлдермешкә кайтам әле" җырын башкаруны композитор тыйган?
"Без Хәния Фәрхинең вафатына бер ел булды. Без "Әлдермешкә кайтам әле" җырын яңа аранжировкада әзерләгән идек. Әмма, кызганыч, бу җырны башкара алмыйм. Чөнки композитор катгый рәвештә каршы. Шуңа күрә концертта минем аранжировка яңгыраячак, аранжировкада Хәния апайның тавышын калдырдык, халык концертта җырлый алсын өчен шулай. Җырласын һәм "Кайтам әле Әлдермешкә"не искә төшерсен".

Элвин Грей Хәния Фәрхинең иң яраткан залы филармония булуын искә төшерә һәм истәлек концертының шунда узачагы хакында әйтә.

Элвин Грейның "Әлдермешкә кайтам әле" җырына аранжировкасын роликта тыңлый аласыз.



"Кайтам әле Әлдермешкә" җырының композиторы Урал Рәшитов. Шигырен Тәслимә Низами язган.

Әлдермешкә кайтам әле

Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.

Кайтам әле Әлдермешкә,
Чишмәгә төшәм әле.
"Һаман сине сөям", — диеп,
Серемне чишәм әле.

Су чәчрәтеп уйнап үстек
Сөйдеркә буйларында.
Тере су тамчыларыдай
Калдың син уйларымда.

Эчсәң Сөйдеркә суларын,
Сизмәссең дә салкынын.
Яшәү көчең, дәртең артыр,
Дөрләр йөрәк ялкының.

Әлдермеш якларын бизи
Мәхәббәт үзәннәре,
Ут йөрәкле егетәре,
Тиңдәшсез гүзелләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100