Элвин Грей шәхси тормышы турында: “Кызларның психикалары чыдамый”

15 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Абдул Фархан
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшиннан шәхси тормышы турында “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сорадык.
- Радик, тыгыз эш графигында шәхси тормышка вакыт каламы соң?

- Юк, гомумән юк.

- Кайчан өйләнәсез?

- 33 яшьтә өйләнәчәкмен. Мин электән үк “Мин 33 яшьтә өйләнәчәкмен”, дип әйттем.

- Сөйгән ярыгыз бармы соң? Вакыт бит бара.

- Ай-яй-яй. Алар минем графикка түзмиләр бит. Ә сез сөйгән ярыгыз белән ярты елга бер күрешә алыр идегезме? Аларның психикалары чыдамый. Мин аларны аңлыйм. Кыз кешегә игътибар кирәк. Телефон аша гына, видео аша гына сөйләшеп яратып булмый ул. Кочаклап яратырга кирәк. Әнә Әнвәр (Нургалиев – ИТ – ред.) “Кочаклама яратмыйча” дип җырлый бит. Ә мин “Елама яратмыйча, син еракта булганга” дип җырлар идем. Җырны шулайрак язар идем. Әнвәрнең хатыны бар, балалары бар. Аңа рәхәт, - диде Радик Юльякшин.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла