Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей сәламәтлегенә төзәлмәс зыян килүе турында сөйләде

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин белән “Пирамида” концертлар залында “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең тәүге концертында сөйләштек.

news_top_970_100
Элвин Грей сәламәтлегенә төзәлмәс зыян килүе турында сөйләде
-Радик, сезнең турында “10 ел буе омтылган хыял” дигән документаль фильм чыкты. Сез анда акустик травмадан соң элеккегечә ишетә алмыйм, нәтиҗәләре әле дә бар дигән идегез. Бүгенге көндә дә дәваланасызмы?

-Әйе, нәтиҗәләре бар. Бүгенге көндә мин инде ничектер ияләндем, травма белән эшләргә өйрәндем. Нәрсә эшли алам соң инде мин? Аллаһы Тәгалә башка биреп алды.

-Колагыгыз берәр кайчан төзәләчәкме соң?

-Минем уйлавымча юк, чөнки анда нерв күзәнәкләренә зыян килде. Төзәлә алган күзәнәкләр төзәлде, ә үлгәннәре, ни кызганыч, юк. Минем колакта гел ниндидер чыелдау, шуңа күрә мин тыныч җирдә, телевизор эшләмәгәндә, тавыш булмаганда, музыка уйнамаганда акылдан язам. Колакта гел черелдәп тора. Шуңа күрә мин йокларга ятканда я музыка тыңлап, я телевизор карап ятам, - диде Радик Юльякшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100