Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей кулын ничек имгәткән, концерт беткәч нишли һәм кайсы шәһәрне күбрәк ярата - видео

Элвин Грей кулын ничек имгәткән, концерт беткәч нишли һәм кайсы шәһәрне күбрәк ярата - видео

news_top_970_100
Элвин Грей кулын ничек имгәткән, концерт беткәч нишли һәм кайсы шәһәрне күбрәк ярата - видео
Җырчы Элвин Грей күптән түгел генә Чаллы шәһәрендә гастрольдә булды. Ул "Челны-ТВ" каналына интервью биргән. Шунда ул кулын имгәтүе, Чаллы шәһәренә аеруча мөнәсәбәте турында сөйләгән. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Хәбәрче җырчының кулындагы бәйләү турында сорау биргән. "Репетиция вакытында колонкалар ташыганда, уңайсыз итеп сикердем", - дигән җырчы.

Элвин Грей сүзләренчә, сәхнәдә үткәргән 3 сәгать вакыт эзсез узмый. Концерттан соң ул үзе генә булырга ярата икән. "Концерттан соң бер сәгать булса да ятып тору кирәк миңа. Беркем дә тимәсен дә, дәшмәсен дә. Тамаша вакытында аякларым бик ара һәм авырта", - дип сөйләгән Элвин Грей.

Концерт вакытында биргән бихисап бүләкләрнең кайсыберен ул исендә калдыра икән."Эт бүләк иттеләр. Төрле бүләкләр булды. Күптән түгел генә тәвә кошы йомыркасы бүләк иттеләр", - дип сөйләгән ул.

Элвин Грей Чаллыга аеруча җылы мөнәсәбәттә булуын да әйткән. "Чаллы минем өчен икенче туган җир дияргә була. Монда минем туганнарым һәм дусларым күп. Иң кызыгы - трассадан узганда мине нәкъ менә сезнең ГАИшниклар туктата", - дип сөйләгән җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100